ru24.pro
Новости по-русски
Ноябрь
2024

Яңа мода – кызлар «кәҗә ияге» ясата башлаган

0

«Шот» косметологлар кертеп маташкан яңа тренд турында яза – аны «кәҗә ияге» – «козьи подбородки» дип атыйлар. Ияккә филлер, ягъни хирургиясез генә форманы үзгәртә торган инъекцион препарат кадыйлар да, ияк очланып, ачык симметрияле булып кала. «Кәҗә ияген» икенче төрле «үтүк ияк» дип тә атыйлар – ияк үтүк очы кебек очланып тора бит.

Дмитрий Маликовның кызы – блогер, модель Стефанияне шулай эшләгән дип фаразлыйлар. Моны инде «мода башланды» дип тә әйтергә була.

Соңгы айларда аны ясатучылар артканнан-арта бара икән. Косметологлар мондый пластика битне матурайта, ияк янындагы «кирәкмәгән» чокырлардан котылырга булыша, «кәҗә ияк» күргән егетләр хушыннан язып егылып гашыйк була, дип ышандыра. Хәер, «үтүк ияк»не егетләр дә ясата икән.

Кәҗә ияге кыйммәт түгел – башлангыч бәя нибары 14 мең сум. Берничә уколга түзәсең икән, дөньядагы иң чибәргә әйләнәсең дә куясың. Косметологлар әйтүенчә, уколлар нәтиҗәсе 12 айга сузыла, аннары яңадан кадатасы була. Дөрес ясалмаган уколлар бөтенләй башка нәтиҗәләргә китерергә – иякне чалшайтып та куюы бар, әмма матурлык корбаннар сорый бит.