ru24.pro
Новости по-русски
Ноябрь
2024

«Ак Барс» тренеры Әнвәр Гатиятуллин һәркайда татарча сөйләшә: «Татар теле – туган телем»

0

Соңгы арада «Ак Барс» хоккей командасының баш тренеры Әнвәр Гатиятулин уеннардан соң узган матбугат конференцияләрендә татар сүзләрен кыстырып җавап бирә. Һәр уен саен диярлек ул журналистларга «Хәерле кич!» – дип мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, бу видеода ул: «Егетләр тырышты», – ди.

Казанда узган Кытайның «Куньлунь ред стар» командасы белән уеннан соң узган матбугат конференциясендә «Спорт-Экспресс» газетасы журналисты Әнвәр Гатиятуллинга: «Сез барысы өчен гадәти булган телдә түгел, ә татарча сөйләшәсез», – дип сорау биргән.

Әнвәр Рафаэльевич, беренчедән, интервьюларыгызда татар телен кулланганыгыз өчен рәхмәт, сезнең телегез камилләшә бара. Ләкин мин башка шәһәрләрдәге коллегаларымнан моңа начар караучылар булганын да беләм. Сез барысы өчен дә гадәти булган телдә түгел, ә татарча сөйләшәсез, диләр. Сез мондый кисәтүләргә ничек карыйсыз? Лига (Континенталь хоккей лигасы – Россия, Европа, Азиянең башка илләр клублары өчен оештырылган Халыкара хоккей лигасы) тарафыннан нинди дә булса сүзләр булмадымы?

Татар теле – минем туган телем, ничек алар нәрсәдер әйтә алсыннар. Андый хәбәрләрне күрмәдем, укымадым.

Бу – Ярославльдән.

Шулаймы? Дөресен генә әйткәндә, күрмәдем, шуңа күрә бернәрсә дә әйтә алмыйм, – дип җавап кайтара Әнвәр Гатиятуллин журналистика.

Моңа карамастан, тренер сөйләмендә татар сүзләрен кулланудан туктамады. Әлеге сораудан соң ул «СКА» хоккей командасы белән уеннан соң узган матбугат конференцияләрендә дә сүзен: «Хәерле кич! Яхшы көндәш, матур уен», – дип башлады.

Сентябрьдә дә ул команда җанатарларына берничә тапкыр татарча рәхмәт белдергән иде: «Җанатарларга бик зур рәхмәт», «Хәерле кич. Тулы арена, рәхмәт җанатарларга».

Калган конференцияләрдә дә ул әлегә «дежурга» әйләнеп беткән «Исәнмесез», «Хәерле кич!», «Матур уен», «Матур җиңү» сүзләре белән генә чикләнә. Шуңа да карамастан, ул – «Ак Барс» тарихында үз чыгышларында даими рәвештә татар телен кулланган беренче баш тренер.

Моңа кадәр булган Зиннәтулла Билалетдинов – тумышы белән Нижгар татары, ул татар телен яхшы белә, әмма интервьюларда бер дә кулланмый иде. Шулай ук «Ак Барс»та берничә ай Олег Знарок татар телендә берничә сүз ятлаган иде, аларның берсе – «сабырлык». Ләкин нәтиҗәдә команда гел җиңелеп барганга, «сабырлык» тренердан көлү объектына әйләнгән иде.

  • Әнвәр Гатиятуллин тумышы белән Чиләбедән, 2024 елның май аенда ул Казанның «Ак Барс» хоккей командасы белән 2 елга контракт төзеде.

Август аенда биргән интервьюсында ул татар телен өйрәнүе, Камал театрында узган Салават Фәтхетдинов концертына баруы турында сөйләгән иде.

  • Күптән түгел «Интертат» хәбәрчесе Әнвәр Гатиятулинга татарча сорау биргән иде.
  • Әнвәр Гатиятуллинга 48 яшь. Тумышы белән Чиләбедән. Хоккей буенча Россиянең спорт остасы, Россиянең атказанган тренеры. 2007 елда Чиләбенең «Трактор» хоккей мәктәбендә тренер булып эшли башлый. Иң зур уңышларга «Трактор»ның баш тренеры вазифасында ирешә, КХЛда 2 тапкыр – 2017/2018 һәм 2021/2022 сезон нәтиҗәләре буенча бронза медальләр ала. 2019 елгы дөнья чемпионатында җыелма командада бронза медаль яулый. 2020 елдан 2023 елга кадәр «Трактор»ны җитәкли.

Казанда, «Амур» клубы белән уйнаганнан соң: