ru24.pro
Новости по-русски
Ноябрь
2024

«Акча булсаң, кадерең була»: Камал театры актёрлары фәлсәфи сорауга җавап биргәннәр

0

Г.Камал театры актерларына «Бер көнгә генә үзгәреп тору мөмкинлеге булса, син кемгә яки нәрсәгә әйләнер идең?» дигән сорау биргәннәр. Сораштыруда Әсхәт Хисмәтов, Фәнис Җиһаншин, Эмиль Талипов, Ришат Әхмәдуллин, Раил Шәмсуаров, Рәйхан Габдуллина катнашканнар. Актерларның җаваплары төрле һәм уйга калдыра торган.

Аларның җаваплары тамашачыларга да ошаган. Берсе «Эх... Раилнең тылсым көче булсын иде чынлап та. Шундый кирәк икән ул көч» дип комментарий калдырган.

Сораштыруда катнашкан актерларның җавапларын тәкъдим итәбез.

Эмиль Талипов, Татарстанның атказанган артисты:

«Акча, бәлки... Акча булсаң, кадерең була... Акчаны кадерлиләр бит. Белмим инде. Җил... Исәр идем юк-барга. Юк. Мин кеше булып калыр идем, чөнки чын кеше булуы – иң авырыдыр, миңа калса. Һәм авыр булгач, кызыграк».

Ришат Әхмәдуллин, Татарстанның атказанган артисты:

«Кош булыр идем. Минем кечкенәдән бирле шундый бер хыял бар. Төштә дә очарга яратам мин. Шуңа күрә әгәр дә мин берәр төрле кош булсам, һәм минем канатлар үсеп чыкса, мин бер көнгә бик бәхетле булыр идем. Мин очып карар идем. Җир йөзен гомумән өстәнрәк карар идем. Кошлар күргән биеклектән карар идем... Ә төгәлрәк әйткәндә, мин бөркет кошы булыр идем...»

Раил Шәмсуаров, Татарстанның атказанган артисты:

«Тылсым көче (шул көчкә ия булу турында сүз бара). Менә, мәсәлән, тормышта шундый вакыйгалар була, аяныч хәлләр була. Кемнеңдер, мәсәлән, әйтелмәгән сүзләре кала. Менә шул сүзен әйтергә мөмкинлек бирер идем. Аңлашырга кемгәдер вакыт калмый. Кемгәдер бер адым ясарга, нәрсә дә булса эшләргә... Кемнеңдер хәтта мәхәббәт аңлатырга да оялып калуы була. Шуны әйттерергә...»

Әсхәт Хисмәтов, Татарстанның халык артисты:

«Бик каты колхоз председателе буласым килгән иде берзаман. Миңа әти-әниләр сорау бирделәр: «Ярар, менә булдың, ди. Нәрсәдән башлыйсың эшеңне?». Мин инде әйттем: «Авылдашлар белән җыелып, шулай сөйләшербез, диеп башлыйм», – дигән идем. Алар инде: «Ярар, улым, башыңны катырма, азапланып йөрмә. Артист булгансың, артист бул инде», – диделәр. Һәм хәзер инде әйтер идем мин: «Мин инде Әсхәт булганмын. Шулай Әсхәт булып калыр идем».

Рәйхан Габдуллина:

«Башка беренче килгән уй. Мин берәр миллионер яки миллиардерга әйләнер идем. Юкка гына түгел. Мин бөтен мохтаҗ булган балалар йортларына, шундый гаиләләргә, минем күпме акчам бар – шуны 1 көн эчендә бөтен кешегә таратып бетерер идем».

Фәнис Җиһаншин, Татарстанның халык артисты:

«Мин көзге яфрак булыр идем дә, каен башыннан әкрен искән җилгә тибрәлеп, астагы тормыш ваклыкларына чумып яшәгән кешеләрне күзәтер идем. Аннан соң көн ахырында әкрен генә агачтан аерылыр идем дә чайкала-чайкала төшәр идем. Мин чайкалырга бик яратам (көлә)».