ru24.pro
Новости по-русски
Ноябрь
2024

Бизнесменның эте хезмәтче хатынны талап үтергән

0

Мәскәү өлкәсенең Мытище шәһәрендә шәхси йортта эт хезмәтче хатынны талап үтергән, дип хәбәр итә «Mash». Йорт «Белый Раст» асфальт предприятиесенең генераль директоры Вячеслав Коноплевныкы була. Ул үзе ялга киткәндә өен җыештыру эшен 49 яшьлек хезмәтче хатынга калдыра. Бу хатын Таҗикстаннан булган.

Хатынны эт талап үтергәнен күршесе белә – ул хатынның йорт эчендә яткан канлы гәүдәсен, йорт ишегалдында чабып йөргән канлы этне күргән. Полиция килгәч, эт аларга да ябышмакчы була – этне атып үтерәләр.

Эт хатынның башын һәм аякларын тешләгән була. Җинаять эше кузгатылган. Хәзер вакыйгаларның ничек булганын ачыклыйлар.

Коноплевның эте «неаполитан мастифы» токымлы булган. Бу эт 70 килограммга кадәр зурлыкта, аны йорт саклау өчен тоталар.