ru24.pro
Новости по-русски
Ноябрь
2024

Зәйнәб Фәрхетдиновадан премьера: «Яратылып һәм яратып яшә, һәр көнеңнең кадерен белеп»

0

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова «Тормыш җыр кебек» дигән иҗат җимешен тәкъдим итте.

Җырның сүзләрен Динә Камалетдинова, ә көен Марат Гали язган.

Хак Тәгалә җырлап яшәр өчен

Парлы бәхет биргән иң элек.

Бер-береңне аңлап яшәгәндә

Тормыш үзе матур җыр кебек.

Яратылып һәм яратып яшә

Һәр көнеңнең кадерен белеп.

Яшәгәндә дөнья шундый матур

Тормыш бит ул үзе җыр кебек...