ru24.pro
Новости по-русски
Ноябрь
2024

Каз эч-башыннан зур бәлеш рецепты

0

Бәлешнең кайсы да тәмле, әмма иң тәмлесе каз эч-башыннан дип уйлаучылар аз түгел. Нәкъ шундый бәлеш рецептын тәкъдим итәбез.

Камыр өчен: 1 стакан кайнаган су, 1 чәй кашыгы тоз, 0,5 чәй кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы майонез, 5 аш кашыгы үсемлек мае, 1 аш кашыгы камыр көпшәкләндергеч, чама белән он.

Эчлек өчен: казның эч-башы (канат, муен, тәпи, бүтәкә, йөрәк), сыер ите яки каз ите, бәрәңге, суган, тоз, борыч, 2 стакан шулпа яки кайнаган су.

Камыр басарга һәм өстенә тастымал ябарга, 15 минут ял иттерергә. Шул арада эчлек әзерләргә.

Бәрәңге белән сыер итен шакмаклап (эрерәк итеп), ә суганны вак итеп турарга, каз муенын, тәпиләрен, бүтәкәсен вакларга, канатларны бөтен килеш салырга. Эчлеккә тоз һәм борыч салып болгатырга.

Камыр җәеп, бәлеш ясарга. 180 градуска кадәр кызган газ мичендә 2-2,5 сәгать пешерергә.

Бәлеш 1 сәгать пешкәч шулпа салырга һәм пешереп бетерергә.

Табынга биргәндә тәлинкәгә эчлеген һәм бәлеш тышын салып бирергә.

«Бәлеш төбен ашамасаң, йоклый алмыйсың», – дип тә әйтәләр.

Фото: © Гөлүзә Василова