Сәет авылында балаларын яндырган Илмира Гарданова: «Минем кайгым эчемдә»
«Присяжныйлар мәрхәмәте аркасында аңа срокның өчтән ике өлешен билгеләделәр»
Татарстан Югары суды прокурор таләбе буенча Сәет авылындагы йортка ут төртүдә присяжныйлар тарафыннан гаепле дип табылган Илмира Гарданованы кулга алды, аның соңгы сүзен тыңлады һәм хөкем карары чыгарды.
Аны гаепле дип таныдылар һәм 13 ел гомуми режимлы колониягә билгеләделәр, аннан соң 1 елга иреген чикләделәр. Хатын соңгы сүзенә кадәр үз сүзендә торды һәм гаебен танудан баш тартты, соңгы сүзендә ул бернәрсәгә дә ут төртмәвен һәм беркемне дә үтерергә теләмәвен белдерде, чөнки аның моңа бернинди нияте дә юк иде.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, присяжныйларның мәрхәмәт күрсәтү турындагы карары нәтиҗәсендә Илмира Гардановага максималь срокның 2/3 өлешен генә билгеләгәннәр, ә хатын-кызларга гомерлек төрмә җәзасы билгеләнмәгәнлектән, аның срогы 20 дән 13 елга кадәр кыскарган. Башта дәүләт гаепләүчеләре аның өчен 13 ел һәм 3 ай сораганнар, тик йомшарткыч хәлләр: уңай характеристика һәм элегрәк хөкем ителмәү аркасында – 3 айны кыскартканнар.
Исегезгә төшерәбез, узган елның июнендә Тукай районының Сәет авылында коточкыч фаҗига булды, ул 7 кешенең гомерен өзде. Ул вакытта Илмира Гарданованың гаиләсе яшәгән йортта янгын чыккан. Аның ире, абыйсы, әнисе һәм 4 баласы өйдә була, алар барысы да утта һәлак була. Илмира исә янгын чыккан вакытта йорт яны участогында йөргән.
Соңрак экспертлар көл өслегендә янучан матдә эзләре тапкан – бу ут төртү сәбәбе булган дип фаразларга нигез булган. Илмира Гардановага каршы «Ут төртеп милекне юк итү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаттылар, ләкин соңрак, зыян күрүче булмау сәбәпле, аннан баш тарттылар, «7 кешене, шул исәптән балигъ булмаганнарны, аеруча рәхимсезлек белән үтерү» маддәсе калды.
«Эскәмиягә утырып, гаиләсенең ничек януын күзәткән»
«Без бердәнбер һәм бик мөһим максат белән җыелдык – катлаулы һәм җентекле эшкә нәтиҗә ясау. Катлаулы, ләкин кирәкле һәм мөһим карар кабул итү», – дип фикер алышуларда чыгышын Татарстан прокуратурасының җинаять-суд идарәсе бүлегенең өлкән прокуроры Элина Ильясова шушы сүзләрдән башлады. Ул сөйләгәнчә, фаҗига көнендә Сәет авылында коточкыч хәбәр таралды – йорт яна, ә анда бөтен гаилә яна.
«Янгын башланганнан соң 1 минуттан Гарданованың күршесе күз яшьләре белән «112» хезмәтенә шалтырата һәм булган хәл турында хәбәр итә: «Йорт яна, анда кешеләр бар, балалар кычкыра!» – ди. Бу хәлләрнең ирексез шаһитлары булган барлык күршеләр коткару хезмәтенә шалтырата башлыйлар. Тереләй янган балаларының әнисе Илмира Гардановадан башка бар кеше дә коткаручыларга шалтырата. Барлык күршеләр һәм махсус хезмәтләр янгынны сүндерергә тырышып карыйлар, ләкин тырышлыклары юкка була, йорт йомычка кебек янып бетә. Гаиләнең барлык әгъзалары тереләй янып үлде, кызы, сеңлесе һәм әнисе – Илмира Гардановадан кала», – дип сөйләгән дәүләт гаепләүчесе.
Фаҗига көнендә Гарданова буш колонкадан су алырга тырышып караган, анда тәүлектән артык су булмаган. Аннары тәрәзәләрне кирпеч белән ватмакчы булган, ләкин берни барып чыкмаган, һәм шул вакыт хатын, тыныч кына эскәмиягә утырып, йортның януын карап торган.
«Ул аннары да тыныч иде, өйдән тереләй янып беткән бөтен гаиләнең мәетләрен алып чыккач та. Экспертиза мәгълүматларын игълан иткәндә дә тыныч иде. Хәтта безгә, чит кешеләргә, авыр булды, ләкин аңа авыр түгел иде. Сез түгел, хөрмәтле хакимнәр, безгә әнинең үз балаларын коткарганда нәрсәгә сәләтле икәнен аңлатырга кирәк. Анасы янып торган өйгә керә дә, аларны тартып чыгарырга тырышып, алар белән бергә яна. Ана аның баласын бәргән җиңел автомобилне күтәрә ала, ләкин бу – Гарданова турында түгел», – дип өстәде Элина Ильясова.
«Фаҗигадән соң Гарданованың тормышы бик тиз җайлана башлады»
Гаепләү билгеләп үткәнчә, Гарданованың шәхси тормышында үзгәрешләр фаҗигадән соң бик тиз була.
«Инде 2 атнадан соң 4 бала анасы сизелерлек үзгәрә. Ул имиджын үзгәртә, үз-үзен карый башлый, актив рәвештә селфи ясый һәм авылга авыл хуҗалыгы эшләренә килгән чит ил гражданнары белән романтик мөнәсәбәтләр булдырырга тырыша. Гаепләүнең үлгән балалары аны ничек шулай борчымый башлаганлыгы турындагы соравына ул: «Бу – минем шәхси тормышым», – дип җавап бирә», – дип билгеләп үтә дәүләт гаепләүчесе.
Ул, бөтен гаиләсен утта югалткан хатынны авылда барысы да кызгана иде, дип басым ясады.
«Вакыйга урынын 2 тапкыр карау нәтиҗәсендә бөтен йорт диярлек янгында юк ителгәнлеге ачыкланды. Ул нигезенә кадәр янып беткән. Идәндә ут төртү турында сөйли торган янгыннар беренчел тикшерүләр барышында ачыкланган. Эксперт аңлатканча, кичкә таба беренче сораулар һәм шикләр туа башлады: бу – чыннан да бәхетсезлек очрагы микән? Бу сорауга җавап бирү өчен, күп санлы тикшеренүләр кирәк булды. Гарданова, барлык дәлилләр ут белән юк ителәчәк, дип салкын исәп тоткан», – дип сөйләде дәүләт гаепләүчесе.
Ләкин, Элина Ильясова сүзләренчә, тикшерүчеләр гаять зур эш башкарганнар һәм эзләп тапканнар. Фаҗигадән соң 10 көн узгач, өстәмә тикшерү кухняда ярыклар арасында ут төртү эзе булуын күрсәтте. Залда да шундыйлар табыла. Алар астындагы грунтны экспертиза өчен алганнар. Аларда тиз кабынучан сыеклык эзләре табылган. Шул вакытта экспертлар «бу – ут төртү» дигән нәтиҗәгә килгәннәр.
Гардановадан башка ул көнне өйдә беркем дә юк иде – башка кешеләрнең бернинди эзе дә юк иде. Янгын, тикшерү версиясе буенча, ут төртү аркасында килеп чыккан.
Элегрәк Гарданова гаиләсен имин булмаган дип исәпкә куйганнар – әнисе өйдәге чисталыкны күзәтмәгән, ә балалар белән аның ире шөгыльләнгән. Кунакларны өйгә чакырмаганнар, алар белән ишегалдында гына аралашканнар, чөнки Гардановларга тәртипсезлек өчен оят булган. Шаһитларның берсе судта сөйләвенчә, Гарданованың фаҗига көнендә яңагы һәм кашлары янган булган. Бу – җиңел кабынып китүче сыеклык янып киткәндә була, дип сөйләгән. Янган кашлар һәм чәчләр аның яну учагы янында булуын күрсәтә.
«Минем кайгым – эчемдә, ә шәхси тормышым турында фикер алышырга җыенмыйм»
Әле бәхәсләр вакытында ук Гарданова гаилә әгъзалары белән талашмавын һәм бу җинаятьне ул эшләмәвен белдерде. Аның якыннарын, бигрәк тә балаларын үтерергә бернинди нияте дә юк диде. Бүген дә соңгы сүзендә шул ук сүзләрне кабатлады.
Элегрәк ул үзенең акыл үсешенә кагылышлы диагнозына басым ясады, әмма суд присяжныйларны моны игътибарга алмаска сорады. Аның адвокаты «Татар-информ»га сөйләгәнчә, берничә экспертиза үткәрелгән, алар аның диагнозын раслаган, әмма хатын-кыз тулысынча үз акылында.
«Суд утырышында ни өчен мин еламыйм дигән сорау яңгырады. Минем диагнозым бар, һәм бу аның белән бәйле. Минем кайгым эчемдә. Мин болай да балаларны һәм туганнарны югалтуга бәйле рәвештә җәза алдым. Миннән башка беркем дә минем нинди газаплар һәм борчылулар кичергәнемне белми», – диде Илмира судка.
Адвокат үз яклавындагы кешенең гаепсез булуына басым ясый.
«Прокуратура хезмәткәрләре присяжныйлар каршында бозык, шапшак һәм балаларының үлеме турында борчылмый торган хатын-кыз образы тудырды. Күпләр, ул еламый һәм борчылмый, диләр. Әйдәгез, дөнья диннәренең берсеннән үрнәк алыйк. Аның буенча, мәсәлән, нибары 3 көн матәм, ул гомер буе кайгырырга йөрергә тиешме?» – дип кызыксынды яклаучы.
Ничек кенә булмасын, суд Илмира Гарданованы колониягә җибәрде. Ул хөкем карарына шикаять бирерме, тиздән аңлашылачак.
«Татар-информ»нан Дмитрий Шатров язмасы тәрҗемә ителде