ru24.pro
Новости по-русски
Ноябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

«Президент качты»:Абхазия президенты, вазифасыннан китмәячәген әйтеп, каядыр китеп барган

0

Кичә Абхазиядә сәяси вазгыять кисәк катлауланып китте. Абхазия президенты Аслан Бжанияне Россия яклы закон кабул итүдә гаепләгән оппозиция һәм аларны яклаучы халык парламент янына җыелды. Парламент, милекне россиялеләргә сатарга ярый, дигән канун кабул итәргә җыена иде – бу канун Аслан Бжания инициативасы белән карала.

Парламент янындагы тимер рәшәткәләрне җимереп, халык ташкыны мәйданга бәреп керде һәм бинаны басып алды. Оппозиция Аслан Бжанияне вазифасыннан китәргә чакырды.

Президент башта бу таләпне үтәячәген әйткән иде – «Аслан Бжания отставкага китте» дигән хәбәрләр мәгълүмат чараларына чыкты. Әмма, Абхазия телеграм-каналлары әйтүенчә, ул вице-президент вазифасындагы үз кешесен президент вазифаларын үтәүче итеп калдыруны сораган. Оппозиция, Бжаниянең бөтен командасы китәргә тиеш, ди. Кичә кичке 10да Аслан Бжания үз командасына беркая да китмәячәген белдерде.

Оппозиция, моңа җавап итеп, Бжания белән сөйләшүләрнең бүтән булмаячагын әйтте һәм, 1 сәгать эчендә вазифасыннан китәргә кушып, ультиматум игълан итте.

Шуннан соң Аслан Бжания юкка чыккан. «Апсныпресс» рәсми мәгълүмат чарасы хәбәр итүенчә, ул туган авылына кайтып киткән. Ә оппозицион «D News Абхазия» аны, Россия базасында качып ята, дип яза. Бу хакта оппозиция лидерларының берсе Леван Микаа сөйли.

«Президент качты, без аның кая, кайсы якка киткәнен әйтә алырлык кешеләрне таба алмыйбыз», – дигән ул.

Бүген Абхазия оппозициясе көндезге 2дә җыелып, нинди дә булса карар кабул итәргә җыена.

«Бжаниянең идарә итү вакыты бетте. Безнең максат – Бжаниянең эшеннән китүенә ирешү һәм сәяси вазгыятьне тынычландыру», – дип хәбәр итә оппозицион телеграм-канал.