ru24.pro
Новости по-русски
Ноябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

«Әти тереләчәк бит инде?» – Нургаян Шәриповка яман шешне җиңәр өчен ашыгыч ярдәм кирәк

0

Узган елда сеңерне ялгау операциясе, аннары бөер анализлары начар булып дәвалану, соңрак сөяк миен тикшертеп, онкология табылу – менә инде 2 елга якын 48 яшьлек Нургаян Шәрипов хастаханә сукмагын таптый. 18 ноябрьдә ул Мәскәүгә барып, кәүсә күзәнәкләрен күчереп утырту кебек катлаулы процедурага әзерләнә башлый. Мәскәүдә яшәп дәвалану өчен төгәл күпме акча кирәк булачагы әлегә мәгълүм булмаса да, кесәгә шактый сугачагы аңлашыла. Якынча 3 миллион сум тирәсе дип фаразлана.

Гөлназ белән Нургаян 2 бала тәрбияли. Кызлары 9 нчы сыйныфтан соң Казан медицина көллиятенә укырга кергән. 13 яшьлек улларында ДЦП. Аны коррекцион мәктәпкә укырга, реабилитациягә йөртәләр. Авыру баланы карау сәбәпле, әтисе эшләмәгән. Гаиләдә бер генә кешенең хезмәт хакына яшәгәннәрен исәпкә алсаң, яман шешне дәвалау чыгымнарын гаилә үзе генә күтәрә алмый. Шәриповлар изге күңелле, кеше кайгысына битараф булмаганнар ярдәменә өмет итә. Нургаянның тормыш иптәше Гөлназ яман чирнең кайчан барлыкка килгәнен сөйләде.

Фото: © Шәриповларның шәхси архивыннан

– Былтыр апрель-май айларында уң як кулбашы сеңере өзелгәч, сентябрь аенда операциягә бардык. Операция уңышлы узды, берәр ай чамасы тернәкләнгәч, шушы ук сызлаулар икенче кулбашына күчте. Аннары кул чукларына төште, кулның буын өлешләре эшләми, бармаклар тоймый башлады, бармак башлары чемер-чемер килеп, әйбер тота алмас булды. Түләүле клиникаларга да алып бардым. Аннары кулда кан тамырлары, чигә тамырлары бүртеп чыга иде. Тромб булмасын дип, аларны да тикшерттем.

Кулбашы сызланулары декабрь аенда да дәвам итте. Яңа ел каникулларыннан соң анализлар биреп карасак, бөерләр зарарланганы ачыкланды: анализлар шуны күрсәтте, РОЭ югары, гемоглобин төшкән иде. Терапевтка мөрәҗәгать итеп, берничә көн Сабада хастаханәдә яткач, февральдә РКБның нефрология бүлегенә җибәрделәр. Сәбәп бөердә генә булмаган, күрәсең. РКБның гематология бүлегенә алып менеп, анда сөяк миен тикшерттеләр, анализны Мәскәүгә дә җибәргәч, диагноз шунда расланды, – дип уртаклашты Гөлназ ханым.

Фото: © Шәриповларның шәхси архивыннан

Яман шешнең мәкерлеген әйт әле син, икенче стадиягә кадәр чир үзен берничек белгертмәгән диярлек. Үзгәрешләр бөер анализларында гына күренгәнен һәм, ашап торуга карамастан, Нургаянның бераз ябыгып киткәнен генә әйтте Гөлназ.

«Күрәсең, сөяккә кагылу чирне уятып җибәргәндер»

Алга таба Нургаян Республика клиник хастаханәсенең гематология бүлегендә дә, Республика онкологик диспансерында да химия курслары алып дәвалана. Табиб Мәскәүгә трансплантациягә барырга дип киңәш иткәч, Мәскәү клиникасына выпискалар җибәреп карарга булалар. Менә шулай, Мәскәүнең Н.Пирогов исемендәге илкүләм хирургия үзәгенә 18 ноябрьгә килергә дип чакыралар.

Миелома дигән чирнең сөякләрне «ашавы», бөерләр, кан системасына зыян китерүе билгеле. «Күрәсең, сеңерне ялгау операциясен ясаганда сөяккә кагылу чирне уятып җибәргәндер, дип үзара аптырап сөйләшәбез инде», – ди Гөлназ.

Аның сүзләренчә, Мәскәүдә башта сөяк миеннән, арка миеннән, каннан кәүсә күзәнәкләрне җыячаклар, 2 атна дәвамында көчле нурланыш дәвалануы көтелә. Аннары өйгә кайтарып торып, ай ярым-өч ай эчендә кабаттан чакырырга тиешләр. «Бу очракта безгә донор кирәк түгел, үзебезнең күзәнәкләрне үзебезгә кире салу нәтиҗәлерәк диделәр. Үзебезнеке белән 75 процент дип язылган, донор күзәнәге булса, 25 процент кына икән. Бу – катлаулы, сабырлык сорый торган процедура санала. Ахыры хәерле булсын инде», – дип көрсенеп куйды Гөлназ.

Фото: © Шәриповларның шәхси архивыннан

«Көчле ир-ат та башта сынды»

Әле дә ярый, үзе нык, тәвәккәл, сытылып тормый, ире-терәге өчен барысын да җиңеп чыгарга әзер Гөлназ. Һәрхәлдә тавышыннан шулай тоелды. Шулай да диагнозны ишеткән беренче мәлдә кайгы җиле бераз какшатып алган.

– Ул вакытта авыр кабул иттем. Берәр куркыныч хәбәр булса, дәвалаучы табибларына, «ни генә булса да, үзенә әйтә күрмәгез, миңа әйтегез» дигән идем. Нефрология бүлегеннән икенче көнне үк гематологиягә менгереп салгач, үзенә әйткәннәр инде. Шулчак күңелемә бик авыр булды. Ул ничек кабул иткән, күңелендә нинди уйлар, дип өзгәләндем. Көчле булган ир-ат та башта сынды. Хәзер Аллаһка шөкер, намазга басты, шуның белән дә тынычланып китә. Башта бик курыктык, трансплантациягә дә бик куркып ризалаштык. Хәзер, Аллаһ биргән сынау гына, дигән өмет белән яшибез. «Аллаһ бар, ташламас», – ди үзе дә Нургаян. Үзем дә психолог булырга тырышам. «Медицина бер урында гына тормый», – дип юатам ди үзе дә табиб булган Гөлназ.

Фото: © Шәриповларның шәхси архивыннан

Балалар да әтиләренең тернәкләнеп, элекке тормышка кайтуын бик көтә. Укыган чакта да, олы тормышка аяк басканда да, һәркайсыбыз әти киңәшләренә бик мохтаҗ. «Кызыбыз онкология икәнен белә, диагнозны әле аңлап бетерми кебек. «Әти тереләчәк бит инде, мин әтине дәвалыйм», – дип кенә әйтеп куйгалый балакаем. Колледждан соң алга таба да укуын дәвам итәргә нияте бар ахрысы, дип уйлап куям үзем», – ди Гөлназ.

Нургаянның әле оныкларына дәү әти дә буласы көннәре алда, дип ышаныйк. Гөлназына ныклы терәк, балаларына кайгыртучан әти, якыннарына яхшы туган, иптәшләренә ышанычлы дус булып, әле озын-озак еллар яшәр дигән теләктә калыйк. Изге эш җирдә ятмый. Нургаянга ашыгыч кыйммәтле дәвалануга акча җыярга булышу өчен реквизитларны күрсәтәбез.

8-909-3094590 – «Ак Барс», «Сбербанк» карталары шушы номерга бәйләнгән.

«Ак Барс»та исәп-хисап счеты түбәндәгечә: 40817810300197993573 Шәрипов Нургаян Рәхимҗанович.