ru24.pro
Новости по-русски
Ноябрь
2024

Ландыш Нигъмәтҗанова гел шулай сылу гәүдәле булуының серен әйткән

0

Җырчы Алсу Әбелханова сәхнәдәш дуслары белән сәхнә артында кыска интервьюлар әзерли. Аның сәхифәсенең чираттагы кунагы – Ландыш Нигъмәтҗанова. Җырчы Алсуга гел сылу гәүдәле булуының серен әйткән, ире Фәрит Таишевның сәхнәдән беркайчан да китеп тормавын һәм балаларына күз тиюдән курыкмавын сөйләгән.

Ландыш, син – 4 бала әнисе. Хәзер дә кыска күлмәктән чыгу сиңа уңайлымы? Берәр үзгәрешләр тоймадыңмы үзеңдә?

Образлар бит инде ул җырларга карап сайлана. Бүгенге образым җырыма туры килә, һәм бу күлмәк артык кыска түгел.

Фәрит Таишев турында сорамыйча булдыра алмыйм берничек тә. Фәрит элек җырлый иде. Аннан соң бизнеска кереп китте, соңгы вакытта яңадан матур дуэтларыгыз туа башлады.

Фәрит беркайчан да китмәде, дип әйтер идем сәхнәдән. Без бик күп туйлар, юбилейлар, никахлар алып барабыз, бергә иҗат итәбез. Ничек килеп чыкканын белмим, әмма Фәрит китеп тормады шикелле.

Синең балаларың гел социаль челтәрләрдә. Кайбер кешеләр «гел балаларын гына куя» диләр. Балаларга күз тияр дип курыкмыйсыңмы?

Юк инде, без бит халык арасында яшибез, халык белән бергә яшибез. Өйдә качып ятып булмый.

Фигураңны ничек тотасың? Диеталар тотасыңмы?

Юк, мин моны уйламыйм. Уйлаган кеше тазарадыр, миңа калса. Минем андый проблемаларым беркайчан да булмады, шуңа күрә, урыслар әйтмешли, кыяфәтемдә «не зациклена».

Үзең турында гайбәт ишеткәннән соң реакцияң?

Әйбәт, кәефем төшми.