ru24.pro
Новости по-русски
Ноябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Тиздән яман шешкә каршы вакцина сала башларга җыеналар

0

Россиядә яман шешкә каршы вакцина куллана башларга ниятләп торалар. ТАССка биргән интервьюсында РФА академигы, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының баш онкологы, радиология фәнни-тикшеренү үзәге генераль директоры Андрей Каприн шул турыда сөйләгән. 2024 ел ахырында – 2025 ел башында вакциналарның берсенә беренче клиник тикшеренүләр башланачак.

«Дөньяда ракка каршы вакциналар булдыру 2 юнәлештә бара. Берсе – патоген булмаган онколитик вируслар нигезендә вакциналар, алар төрле типтагы шешләр өчен азмы-күпме туры килә, алар индивидуаль сайлап алына», – ди Каприн.

  • Галимнәр ковидка каршы вакцинаның уйлаганнан куркынычрак булуын ачыклаган

Беренче юнәлеш – онколитик виротерапия. Дәвалауның бу ысулы патоген булмаган вируслар куллануга нигезләнгән. Алар пациентка салына һәм онколитик активлыкка ия. Каприн сүзләренчә, хайваннарга бу вакцина зыянлы булмаган һәм югары нәтиҗәле булып тоелган.

«Клиникага кадәрге нәтиҗәләр инде алынган, димәк, Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм әхлакый комитет хуплаган вакытта без беренче фазаны һәм төркем җыюны инде 2025 ел башында яки 2024 ел ахырында башлый алабыз», – ди Каприн.

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының баш онкологы сүзләренчә, вакцина куллану эше белән профильле министр Михаил Мурашко шөгыльләнә, ә документлар инде Сәламәтлек саклау министрлыгында. «Мондый дарулар белән эш иткәндә, барлык законнарга туры килергә тиеш. Шуңа күрә клиник тикшеренү хуплануга ук башлыйбыз», – дигән баш онколог.

  • Ковидтан авырган 17 мең кешенең үлеменә сәбәп булган хатаны тапканнар