ru24.pro
Новости по-русски
Ноябрь
2024

Сиринә Зәйнетдинова: «Кызганыч, Рөстәмебез генә арабызда юк...»

0

Сиринә Зәйнетдинованың сеңлесе Гөлинәнең улы Сөләйманга 1 яшь тулган. Кечкенә туганын котларга барганда, Сиринә Зәйнетдинованың күңеле дә тулып алган.

«Дуслар, бүген безнең гаилә өчен бик зур бәйрәм. Гөлинә сеңлемнең улы Сөләйманга, Аллаһка шөкер, 1 яшь тулды. Иртәдән әле съемкада булдык. Хәзер Сөләйманыбыз янына чабам. Котлыйбыз, сәламәт булсын, акыллы, горур егет булып үссен. Күңелләрем дә тула… Бик яратабыз. Балакайның бәхете булсын, Гөлинәмнең бәхете булсын. Без гел янәшәләрендә булырбыз. Кызганыч, Рөстәмебез генә арабызда юк. Рөстәмкәй безне күкләрдән күреп торадыр», – дип уртаклаша ул.

Гөлинәнең тормыш иптәше Рөстәм узган ел махсус операциядә һәлак булды. Аны быел җәй генә табып, соңгы юлга озаттылар.