ru24.pro
Новости по-русски
Ноябрь
2024

Абдулла авылындагы янгында 20 яшьлек кыз һәлак булган

0

Башкортстанның Борай районы Абдулла авылында иртәнге биштә мунчада янгын чыга. Ут гаражга, «Лада Веста» автомобиленә һәм агач йортка үрли. Янгын сүндерүчеләр йортны саклап кала алмаган. Барлыгы 9 янгын сүндерүче, 4 техника эшләгән, дип хәбәр итә республика МЧС хезмәте.

Йортта 20 яшьлек кызның мәете табылган. 24 яшьлек егет хастаханәгә озатылган.