Данир Сабиров театрдан ачуы килеп кайткан
Юмор остасы Данир Сабиров Камал театрынннан ачуы килеп кайткан. Артист театр карарга килгән тамашачының тәртипсезлеге һәм тәрбиясезлегенә гаҗәпләнә.
«Әле генә Камал театрыннан кайттык. Туфан абыйның «Дуслар җыелган җирдә» пьесасы буенча куелган спектакль карадык. Спектакль әйбәт булды. Тик кайбер тамашачының телефон сүндермәве, өстәвенә, телефоннан сөйләшеп утыруы ачуны китерде», – дип яза ул телеграм-каналында.
Данир кебек үк, спектакль вакытында башкалар өчен оялып, ачулары чыгып утыручылар күп икән.
«Әле бит бер-берсе белән сөйләшеп утыручылары да бар»;
«Бәреп үтерәсе килә андый тамашачыны, дәү әни әйтмешли. Нык ачуны китерәләр»;
«Дөрес, әллә кемгә әйләнде халык»;
«Анысы бер хәл… Балалары белән (аларга 16-18яшь) килеп, аларга: «Ашыйсыңмы, мә, аша», – дип, әле алма, әле нәрсә бирүләре үтерә. Түзмәгәч әйттем: «Сабый ачка үлмәсен тагы», – дидем. Мине чәйнәп өзәрдәй булдылар. Тәрбия, тәртип, әдәп аксый шул»;
«Хәзер театрга кич утырырга килә бит халык. Кемдер ашый-эчә, кемдер йоклый, кемдер гәп кора, кемдер телефонда уйный. Ник аны, акча түләмичә, өйдә генә эшләмиләрдер»;
«Ә артистлар сәхнәгә чыгып баш игәндә, йөгерә-йөгерә гардеробка чапкан тамашачыларга карашыгыз ничек? Янгын чыккан кебек», – дип калганнар да пост астында күңелләрен бушатканнар.