ru24.pro
Новости по-русски
Ноябрь
2024

«Мин авыртудан елап җибәрдем». 11 яшьлек малайга анасы химикат эчерткән

0

Красноярск краеның Камачарга бистәсендә яшәүче хатын 11 яшьлек улын агулаган өчен 15 елга төрмәгә утыруы ихтимал. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

11 яшьлек малай «Азелит» сыеклыгын ничек эчкәнен сөйли. «Мин авыртудан елап җибәрдем», – ди ул.

Красноярск крае прокуратура 34 яшьлек хатынга карата гаепләү карарын раслаган. Бу хатын үзенең улын «Азелит» чистарту чарасын эчәргә мәҗбүр иткән.

Дүрт бала анасына карата җинаять эше ачылган.

Әлеге коточкыч очрак 13 июльдә булган. Иртән хатын исереп өенә кайта, аңа үсмер улы шелтә белдерә. Әни кеше баласын кисәү таягы белән кыйный һәм бер кружкага салып көнкүреш химиясен эчертә. Шул чакта әтиләре эштән кайта һәм ашыгыч ярдәм чакыра.

11 яшьлек малайны хастаханәгә алып китәләр, аның авыз куышлыгы, өске сулыш юллары химик пешкән, бик авырта. Бәхеткә, бала сыеклыкны эчмәгән, ул коскан. Менә шул аның гомерен саклап калган.

Малай бу хәлнең ничек булуын сөйләгән. «Әни өйгә исереп кайтты, мин аңа ачуландым, эчәсең, дип әйттем. Әни кисәү таягы алып, минем башыма сукты. Бик авыртты, мин елап җибәрдем, башымнан кан ага башлады. Аннары әни чистарта торган чара салынган шешәне алды, кружкага салды һәм эчәргә кушты. Мин кружканы алдым да эчтем, аның исереп кайтканына бик ачулы идем», – ди малай.

Хәзер малай абыйлары-апалары белән өйдә әтиләре янында яши. Әниләре СИЗОда.

Әни кеше башта гаебен таный, тик ай ярым вакыт узгач, кире уйлый. «Мин үтерергә теләмәдем, аны үләр дип уйламадым да. «Мин булмасам яхшырак», дип әйткән өчен, җәзаларга һәм куркытырга теләдем», – ди бу хатын.