ru24.pro
Новости по-русски
Октябрь
2024

Бу җәйдә генә төрмәдән чыккан генералны кабат ришвәт өчен кулга алганнар

0

Генерал-майор Александр Оглоблинга карата дәүләт оборона заказы башкарганда аеруча зур күләмдә ришвәтчелек буенча җинаять эше ачканнар. Россия Кораллы көчләренең элемтә планировкасы идарәсе экс-җитәкчесе кулга алынган, дип яза SHOT Телеграм-каналы.

Тикшерү версиясе буенча, 2016-2021 елларда Оглоблин «Телта» Пермь телефон заводы вәкилләреннән, Россия Оборона министрлыгы ихтыяҗлары өчен элемтә җайланмалары кайтаруда күп миллионлы дәүләт оборона заказын үтәгәндә гомуми яклауны гамәлгә ашырган өчен, 10 млн сумнан артык акча алган.

«Телта» заводы «Престиж-АОН» телефоннары кайтарган. Болар – номерны автомат рәвештә билгели торган ябык элемтә челтәрләре өчен махсус аппаратлар.

Алдарак компания вәкилләре Россия Кораллы Көчләре Генераль штабы башлыгының элеккеге урынбасары Вадим Шамаринга 36 млн ришвәт бирүдә фаш иткәннәр иде.

«Телта» генераль директоры Алексей Высоков һәм компаниянең баш хисапчысы Елена Гришина да кулга алынган.

Ришвәтчелектә һәм караклыкта инде икенче мәртәбә тотылган генерал-майор Оглоблин рәсми төстә бик тыйнак яшәгән. Аена якынча 160 мең сум хезмәт хакы алган, «Kia Sportage» машинасында йөргән.

«SHOT» мәгълүматлары буенча, элемтә планировкасы идарәсенең элекке җитәкчесе, соңгы мәртәбә декларация тапшырганда, Мәскәүдәге 2 гади генә фатирын күрсәткән. Берсе Бутырка районында, тимер юллардан һәм сәнәгать зонасыннан ерак түгел җирдә, панель йортта, мәйданы нибары 50 кв. метр, бәясе якынча – 19 млн. Генерал гаиләсенең икенче фатиры Көнбатыш Дегунинода, бераз гына зуррак – 80 кв. метр (бәясе якынча – 20 млн). «Kia Sportage» машинасы хатыны исемендә була. 2020 елда Оглоблинның рәсми кереме елына якынча 1,9 млн, ә хатыныныкы 700 мең булган.

Беренче тапкыр генерал-майор 2022 елда утыра. Аны армиягә цифрлы телекоммуникация җиһазлары алуга дәүләт килешүләре өчен бүлеп бирелгән 1,6 млрд сум урлауда гаепләп, 4,5 елга гомуми режимлы колониягә хөкем иттеләр. Ул вакытта аны бөтен исемнәреннән һәм бүләкләреннән мәхрүм иттеләр. Бу җәйдә Оглоблин генерал Шамарин эше буенча күрсәтмәләр биргәннән соң азат ителде. Тикшерү версиясе буенча алар икесе бергә «Телта» Пермь телефон заводыннан ришвәт алган.