ru24.pro
Новости по-русски
Октябрь
2024

Җиләк-җимешле каймак пирогы

0

Блогер Рәмзия Вәлиевадан каймак пирогы рецептын тәкъдим итәбез.

Камыр өчен 1 стакан җылы сөт, 0,5 стакан каймак, 150 грамм йомшартылган атланмай, 1 йомырка, 1 чәй кашыгы тоз, 1 аш кашыгы майонез кирәк була. 14 грамм чүпрәне 0,5 стакан җылы суга 1,5 аш кашыгы шикәр комы салып, пакет эченә куеп күпертеп алырга. Бу массага он өстәп йомшак камыр басарга, 1 аш кашыгы исле сыек май салып 5 минут чамасы басарга. Аннары пакетка салып суыткычка куярга.

Эчлек өчен 450 грамм 20 процентлы каймак, 3 йомырка, 1 аш кашыгы крахмал, 4 аш кашыгы шикәр комы, ванилин кирәк.

Табаны майларга, әзер камырны җәяргә, «бортик» та ясарга. Аннары эчлекне салырга, өстенә мандарин кисәкләре тезәргә, киптерелгән җиләк-җимешне (киви) ваклап салырга. Кайнар мичтә 30 минут пешерергә.

«Бик тәмле, хуш исле каймак пирогы була», – дип яза блогер.