Кәбестәле-итле пирог рецепты
Блогер Рәмзия Вәлиева социаль челтәрдәге сәхифәсендә кәбестәле-итле пирог рецепты белән уртаклаша.
Камыр өчен 1 стакан җылы сөт, 0,5 стакан каймак, 150 грамм йомшартылган атланмай, 1 йомырка, 1 чәй кашыгы тоз, 1 аш кашыгы майонез кирәк була. 14 грамм чүпрәне 0,5 стакан җылы суга 1,5 аш кашыгы шикәр комы салып, пакет эченә куеп күпертеп алырга. Бу массага он өстәп йомшак камыр басарга, 1 аш кашыгы исле сыек май салып 5 минут чамасы басарга. Аннары пакетка салып суыткычка куярга.
Кәбестәне вак итеп турарга, әз генә тоз салып йомшартырга. Табага кайнатылган атланмай салып эретергә. Вак итеп туралган суган һәм сарымсак салып кыздырып алырга. Шунда ук иттарткычтан чыгарылган итне салып, 10 минут пешереп алырга. Кәбестәне аерым табага салып өстен каплап пешереп алырга. Суынгач, барысын бергә салып болгатырга.
Пирогны ясарга һәм 180 градуска кадәр кызган мичтә 45 минут пешерергә.
«Бик тәмле пирог була», – дип яза блогер.