ru24.pro
Новости по-русски
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30
31

«Театрда драма караган кебек» – Филүс Каһиров белән Ильвинадан премьера

0

Филүс Каһиров белән Ильвина «Бер кичеңне» җырын тәкъдим итте. Хисле, күңелгә тиярлек премьера килеп чыккан.

«Бу җыр үткәннәргә ишек ачучы тылсымлы ачкыч кебек. Ул күпләрнең йөрәгенә кагылыр дип ышанабыз. Сезне үз хатирәләрегезгә кире кайтарып, сез оныткан хисләр дөньясын ачып бирсен», – дип яза җырчылар социаль челтәрдәге сәхифәләрендә.

«Бер кичеңне миңа бүләк ит син,

Бер кичеңне миңа, жәлләми.

Йөрәк һаман сине ярсып көтә,

Хисләр һаман сине җибәрми...»

«Шундый хисле», «Актерлар уены», «Менә бу премьера, менә бу дуэт», «Театрда драма караган кебек булды», «Искитмәле, күңелгә керерлек» кебек комментарийлар калдырган халык.

Җырның авторлары – Риваль Хисмәтуллин һәм Айгөл Вәлиуллина.