27-28 октябрьгә һава торышы
27 октябрьдә Татарстанда болытлы, төнлә аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез бераз яңгыр, карлы яңгыр явачак. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 5-10 метр тизлектә җил. Төнлә һава температурасы -3..+2˚, көндез +1..+6˚ градус.
28 октябрьдә Татарстанда болытлы, көндез аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә һәм иртән яңгыр, карлы яңгыр явачак, көндез урыны белән явым-төшемле була. Төньяктан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы -1..+3˚, көндез +1..+6˚ градус. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык булуы ихтимал.