ru24.pro
Новости по-русски
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Иркәгә кечкенә кызы: «Сине яраталар бит»

0

Иркәгә бер концертыннан бик күп матур бүләкләр биреп кайтарганнар. Алар арасыннан Иркәнең рәсеме чигелгән картина җырчының төпчек кызы Сөембикәнең игътибарын аеруча җәлеп иткән. Чөнки Сөембикә үзе дә кул эшләре белән кызыксына икән. Озак итеп карап торганнан соң, Сөембикә әнисенә бу картинаны чигүнең бик вак һәм катлаулы эш икәнлеген аңлатып биргән.

«Бу – бик кечкенә әйберләр. Моны эшләргә бик озак, әни, 10 көнләп булыр. Мин дә менә шундый кечкенә генә песи чиккән идем, әле аны да озак итеп эшләдем», – ди ул.

«Озак итеп эшләдеңме син дә? Минем өчен тырышканнармы, кызым?» – ди Иркә.

«Әйе, әни, сине яраталар бит», – дип куя кызы.

«Менә бит, ничек авыр эш икәнеген кызым аңлатып та бирде», – дип, Иркә үзен шулай хөрмәтләгән тамашачыларына кат-кат рәхмәт әйткән.