ru24.pro
Новости по-русски
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30
31

Сезнең исемнән мошенниклар кредит алса, нишләргә?

0

Россия Банкы мошенниклар алган кредитны кайтару өчен инструкция чыгарды. Бу турыда РИА Новости яза.

«Әгәр кредит тарихында сез рәсмиләштермәгән кредит булуы ачыкланса, тиз гамәлләр кылырга кирәк», – диелә бу хәбәрдә.

Үзәк Банк киңәш иткәнчә, «Госуслуги» аша кредит тарихын соратып алырга һәм ул документ саклана торган бюроны ачыкларга кирәк. Мондый белешмә Кредит тарихларының үзәк каталогыннан бирелә. Порталда аккаунтыгызга керә алмасагыз, бу белешмәне Банк сайты аша алып була.

Кредит тарихы саклана торган урынны ачыклагач, бюродан өземтә (выписка) сорарга кирәк.

Мошенниклар рәсмиләштергән кредит яки займ булуы ачыкланса, банкка яки микрофинанс оешмасына (МФО) тиешле гариза язарга һәм эчке тикшерү уздыруны сорарга, шулай ук полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Полициядә бирелгән талонны кредит биргән банкка яки микрофинанс оешмасына җибәрегез. Закон буенча, финанс оешмасы 15 көндә җавап бирергә тиеш, диелә хәбәрдә.

Тулы инструкция Үзәк Банк телеграм-каналында чыкты.