ru24.pro
Новости по-русски
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Бөкләмме, папкамы: Телеграмның кайсы тәрҗемәсе кулайрак?

0

Сентябрьдә «Татар-информ» «Telegram» мессенджеры интерфейсы тулысынча татар теленә тәрҗемә ителгәне хакында язган иде. Аны һөнәре буенча инженер Илгиз Җиһангиров бюджет акчаларын җәлеп итүдән башка гамәлгә ашырды.

  • «Telegram» интерфейсын тулысынча татар теленә тәрҗемә иттеләр

Шунысын әйтергә кирәк: «Telegram» челтәрен татарчага тәрҗемә итүче тагын бер төркем бар. Алар да үз хисапларына эшли. Алар – IT-белгечләр Рөстәм Хәйруллин һәм Рәсим Хөсәенов. Хәзер сездә «Бер үк челтәрне татар теленә тәрҗемә итү нигә кирәк? Бер генә тәрҗемә җитмиме?» дигән сораулар туарга мөмкин. «Интертат» әлеге тәрҗемәчеләр белән сөйләшеп, бу сорауга җавап эзләде. Кыскача гына әйткәндә:

  • Рөстәм – Рәсим төркеме тәрҗемәдә Ясалма фәһем кулланмаган;
  • Тәрҗемәдә кеше инде күнеккән сүзләр сайлап алынган.
  • «Илгиз тәрҗемәсе»ндә дә, «Рөстәм – Рәсим тәрҗемәсе»ндә дә теләге булган һәркем үз вариантын тәкъдим итә алган.

    «Telegram» интерфейсын кулланучылар саны ел саен арта. Мәсәлән, «Mediascope» күзәтүләре буенча, «Telegram» иң популяр интернет-ресурслар арасында дүртенче урынны били. Россиядә әлеге челтәрне куллануның уртача вакыты тәүлегенә 45 минутка җиткән. Хәзерге вакытта «Telegram» аралашу коралы гына түгел, ә мәгълүмат контентының төп чыганагы да булып тора. Шуңа күрә һәр татар кешесе татарча интерфейсны кулланып, телне дә таныта дигән сүз. Бу юнәлештә тәрҗемә итәргә теләүчеләр булу аеруча сөендерә.

    Иң кызыгы – алар берсе дә филолог, галимнәр түгел, башка өлкә вәкилләре. Шул ук вакытта интернетта татар телен танытырга мөмкинлек табалар. Бюджет акчасын җәлеп итмичә, үз теләкләре белән тәрҗемә итүләре инде мактауга лаек дип саныйм.

    Тәрҗемәчеләргә аерым тукталыйк. Илгиз Җиһангиров моңарчы софт, рольле өстәл уеннары һәм спорт турында мәкаләләрне татарчага тәрҗемә итү белән шөгыльләнгән. «Telegram» челтәрен тәрҗемә итәргә кулланучылар төзегән сүзлекне кулланган. Андагы сүзләр интерфейсны локальләштерү идеясен хуплаган берләшмә әгъзалары тарафыннан кертелгән. Соңрак Илгиз, «Telegram» интерфейсын башкорт теленә тәрҗемә иткән кеше киңәше буенча, Ясалма Фәһем кулланган. Аның эшчәнлеге хакында зур мәкалә «Миллиард татар»да чыккан иде.

    Шунысын әйтергә кирәк – Телеграмның татарчага тагын бер тәрҗемәсе бар. Анысы – Амил Нур тарафыннан латин графикасы нигезендә башкарылган, әмма бу эш азагына кадәр җиткерелмәгән.

    «Дусларым, «Telegram»ның татарча икәнен күргәч, башта – аптырап, аннары кызыксынып карыйлар иде»

    «Telegram»ны татарчага тәрҗемә итү эшенә Илгизгә кадәр тотынган төркем – Рөстәм Хәйруллин белән Рәсим Хөсәенов – тәрҗемә эшендә яңа кешеләр түгел. Алар икесе дә – һөнәрләре буенча IT-белгечләр. 2010 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр «ВКонтакте»ның татарча интерфейсын актуаль халәттә тоталар. Ә «Telegram»ны татарчага тәрҗемә итә башлавы турында Рөстәм болай дип сөйләде:

    – «Telegram» башка мессенджерлардан уңайлырак интерфейслы булуы, тизрәк эшләве белән аерылып тора, шуңа ул күпләрнең төп аралашу коралына әйләнде. Һәм аны татарча куллану теләге барлыкка килде. Әлеге мессенджер 2018 елда үзенең тәрҗемә платформасын булдырды. Беренче булып анда татар телен теркәдем, ә димәк, сылтамаларда кулланылучы адрес өчен «tatar» исемен үземә алып кала алдым. 2018 елда аndroid өчен төп терминнар гына тәрҗемә ителде, һәм эшчәнлек тукталды. Үземә куллану өчен булган кадәре җитә иде. Соңрак Рәсим һәм шулай ук IT-белгеч, тәрҗемәче Раил Гатауллин да платформада үз тәкъдимнәрен яза башлады, мин аларны карап, кабул итеп барырга тырыштым. Тик күпләп тәрҗемә итү үткән ел декабрь ахырында башланды. Android өчен тулы тәрҗемә – август башында, а iphone өчен сентябрь ахырында төгәлләнде. Хәзерге вакытта компьютер өчен версияләрне эшләү дәвам итә, – диде ул.

    Рәсим Хөсәенов исә тәрҗемә эшенә 2023 елның азагында, кызык өчен генә алынган. «Үзеңә кызык булмаса, мондый эшне озак вакыт дәверендә дәвам итеп булмый», – дип саный ул:

    – Икенчедән, хәзер татарлыкка мода кергәннән-керә бара бит, татар булуың сине үзе бер субкультура иясе итә кебек. Дуслар, танышлар, телефонымда «Telegram»ның татарча икәнен күргәч, башта – аптырап, аннары кызыксынып карыйлар иде. Татарчага тәрҗемә итәргә тотынгач, һәр кешегә мәгълүм бер факт белән очраштым, ул да булса – һәр терминга да татарчасын табу кыенлыгы. Шуңа без мөгез чыгарып тормыйча, күпчелек очракта татарларның үзара сөйләменә таянып эшләдек.

    Күп кенә терминнар рус телендәгечә калды (батарея, энергия, верификация), кайберәүләрен бераз яраклаштырдык (блоклау, дерелдәү, шифрлау), кайберләрен инглизчә калдырдык (онлайн, сторис, био), – диде Рәсим.

    Егетләр башта «сторис» сүзен «такмаза» дип тәрҗемә иткәннәр. Әмма бу сүз кулланучылар арасында бәхәс чыгарган. Тәрҗемәчеләр ахыр чиктә кайсы сүз күбрәк тавыш җыйган – шунысын калдырганнар.

    – Без «такмаза» сүзен эксперимент рәвешендә куеп караган идек. Аны яратып куллана башлаучылар булса да, негатив фикерләр күбрәк иде, шул сәбәпле, ул сүздән баш тарттык. Күп фикерләшүдән соң, аның бу яңа мәгънәсенә тулысынча туры килә торган тәрҗемә буларак, «хәл» сүзе генә калды. Тик хәтта бу сүзне интерфейста кулланырга чакыручы кешеләр дә аның сөйләм телендә «story» мәгънәсендә кулланылмаячагын таныдылар. Тагын «вакыйга», «мизгел» һәм гомумтөрки вариант булган «хикәя» сүзләрен алып була иде, тик алар да сөйләм теленә кереп китмәячәге аңлашыла. Шул сәбәпле, «сторис» итеп калдырдык, – диде алар.

    Шулай итеп, егетләр башкалар фикеренә дә колак салалар, тәкъдимнәрне теләп кабул итәләр. Һәр тәнкыйтьне тыңлап, килешкән урыннарын төзәтеп баралар. Килешмәсәләр, фикерләшәләр, һәр як үзенең вариантын якларга тырыша. Нәтиҗәдә, бәхәстә иң кулае җиңеп чыга.

    Ике тәрҗемәдә дә сүзләр шактый аерыла. Мәсәлән, Рәсим – Рөстәмдә «папка», Илгиздә — «бөкләм»; Рәсим – Рөстәмдә «шәхси канал», Илгиздә — «хосусый канал»;, Рәсим – Рөстәмдә «тавышлы хәбәр», Илгиздә — «тавышхат»; Рәсим – Рөстәмдә «чакыру сылтамасы», Илгиздә – «чакыру-сылтама»; Рәсим – Рөстәмдә «уртаклашу», Илгиздә – «тарату»; Рәсим – Рөстәмдә «карта», Илгиздә – «харита»; Рәсим – Рөстәмдә «(каналныкы) ясаучы», Илгиздә – «хуҗа»; Рәсим – Рөстәмдә «сторис», Илгиздә – «хикәя»; Рәсим – Рөстәмдә «фон», Илгиздә – «артсурәт»; Рәсим – Рөстәмдә «блоклау», Илгиздә – «тыю».

    «Илгиз Җиһангиров тәрҗемәсеннән сезнеке нәрсә белән аерыла?» – дигән сорауга Рәсим болай дип җавап бирде:

    – Алар, үзләренең эшенә күбрәк кеше җәлеп итеп, терминнарга татар телендә кулай вариантны бергәләшеп эзли-эзли, яңа сүзләр кертергә тырышып эшлиләр. Без үз чиратыбызда кеше инде ияләшкән сүзләрне кулланырга омтылдык.

    Интерфейстагы текст кешегә үзенең барлыгын белдермәсә яхшырак, безнеңчә. Әгәр текст сине «төртелеп калырга» мәҗбүр итә икән, бу тәрҗемәне уңайлы дип атап булмый, – диде алар.

    Билгеле, тәрҗемә эшенең кыен яклары да бар. Егетләр әйтүенчә, платформа кайбер критик терминнарны тәрҗемә иттерми, аларны рәсми тәрҗемә буларак кабул ителгән очракта гына үзгәртеп була. Шул сәбәпле, тәрҗемәләре 100 процент түгел, ә 99 процент әзер дип тора. Ниндидер аңлашылмаган сәбәпләр аркасында, android’та кайбер урыннарда ай исемнәрен тәрҗемә иттермәгәнгә, алар инглизчә калган.

    Егетләр алга таба эшчәнлек планнары белән бүлештеләр:

    – Кушымтаның һәр ай саен диярлек яңа версияләре чыга. Аның белән бергә һәр платформа өчен 100-200 тәрҗемә итәсе пункт барлыкка килә. Алга таба кушымтаның тәрҗемәсен актуаль халәттә тотарга тырышачакбыз һәм компьютер версияләренең тулы тәрҗемәсен булдырачакбыз. Әкренләп, үзебезнең «Telegram татарча» каналында «Telegram» турында яңалыкларны да куя башларбыз, – диде алар.

    «Әлеге тәрҗемә – зур хезмәт нәтиҗәсе»

    «Telegram» интерфейсын кайсы тәрҗемәдә кулланырга икәнен һәр кулланучы үзе сайлый. Шәхсән үзем дә Рәсим белән Рөстәм тәрҗемә иткән интерфейсны кулланам. Аны бөтен теләгән кеше йөкләп сынап карый ала.

    Танышларым арасында да үзләренә нәкъ менә әлеге тәрҗемәне урнаштырган кешеләр барлыгын беләм. Алардан әлеге тәрҗемә турында фикерләрен сораштым.

    Айдар Шәйхин, «Татар китабы йорты» директоры:

    «Татар телендәге интерфейс фикер сөрешен баета дип саныйм. Егетләрнең тәрҗемәсен кулланам, шактый сыйфатлы тәрҗемә дияр идем. «Сторис»ны «такмаза» дип тәрҗемә итүләре ныграк ошый иде – ул бик үзенчәлекле яңгырый, игътибарны җәлеп итә. Кайбер очракларда алынма сүз оригиналга якын формада калырга тиештер, әмма шунысын да истә тотыйк: бүген халыкка якын, халык кулланган терминнар дип киң таралган сүзләрне генә сүзлекләргә кертә башласак, рус яки инглиз сүзләре генә калачак. Инициатив төркемнәр керткән терминология кайчак уңышлырак булырга мөмкин».

    Азат Якупов, иске татар телен өйрәнү буенча онлайн-курслар авторы:

    «Минем өчен «Telegram»ны татар телендә куллану татар теленең тар даирәдә генә калмавын исбатлый. Ничек кенә булса да, әлеге тәрҗемә, беренче чиратта, зур хезмәт нәтиҗәсе. Тәрҗемә эше минем өчен ят булмаганга, татарчага терминологик тәрҗемә никадәр авыр булганын төшенгәнгә, мин бу хезмәт ияләренә зур хөрмәт белән карыйм. Өр-яңа, бер дә аңлашылмаган (йә 1-2 кешегә генә аңлашылган) сүзләр өстәлә башлагач, тәрҗемәне вакытлыча кулланмый торган идем. Хәзер исә кабат кулланам.

    Ә инде «сторис»ка тәрҗемә эзләгәндә, мин «такмаза»га каршы булдым. «Хәл», «хикәят», «тарих» вариантларын мин аңлый алам, ә менә «такмаза»га – берничек тә төшенеп җитә алмас идем. Үзенең оригинальлегенә, иҗадилыгына карамастан, бу – бик уңышсыз, кешене аптырашта калдыра торган тәрҗемә булып чыккан.

    Ә гомумән алганда, мин алынма сүзләрдән курыкмыйм. Татар телендә алынмалар шулкадәр күп бит! Бу бит телнең, сөйләм чараларының ярлылыгын күрсәтми, ә киресенчә, җәмгыятьнең төрле-төрле контекстларга тоташкан булуын раслый – ислам дине булсынмы, гарәп-фарсы мәдәниятеме, рус-европа академиясеме – татар теле алынмалардан куркып тормаса гына, боларның барысында да үзен иркен хис итә ала. «Такмаза» кебек үк, «коргыч» төшенчәсе миңа һәм танышларыма аңлашылмый иде. Аны, ялгышмасам, «энергия саклау» дип төзәттеләр. Бик күп төшенчәләр яхшы тәрҗемә ителгән, интуитив яктан җиңел аңлашыла. «Дерелдәү», мәсәлән. Шулай ук инглиз, рус телләрендә булмаган тартым категориясе, хәтта -дагы/-дәге, сыйфатлары («әңгәмәләрдәге!») турында онытмаулары аеруча шатландыра».

    Ләйлә Лерон, smm-белгеч, блогер:

    «Мин күбрәк рус телендә аралашам, ә «Telegram» үз телемдә уйларга, татар телен онытмаска ярдәм итә. Әлбәттә, татар телендә китаплар укыйм, видеолар карыйм. Әмма еш куллана торган мессенджерымның татар телендә булуы сөендерде – ике дә уйламый куллана башладым. Ул вакытта әле тулысынча тәрҗемә ителмәгән иде, бәлки, шуның белән авырлыклар булгандыр. Чөнки инглиз телендә күрергә ияләнгән сүзне татарча күргәч, югалып калдым. Аның каравы, төртелеп кала торган сүзләр булмады. Иң ошаганы – тәрҗемәчеләр башка кешеләрнең тәкъдимнәрен тыңлыйлар, кулланучыга уңайлы булсын өчен тырышалар. Аудиториягә таба адым ясаулары сокландыра. Тәрҗемәчеләр бу эшкә алынган икән, яңа сүзләрне тәрҗемә итү яки шул килеш калдыру алардан тора, минемчә. Әлбәттә, галимнәрне тыңларга мөмкин. Ләкин күп кешене тыңлаган саен, эшеңне төгәлләп бетерү мөмкин түгел».

    «Тәрҗемәдә иң беренче оригинал телнең сүзләренә ябышып ятарга ярамый»

    Әлеге материалның төп бонусы итеп, галим фикерен укырга тәкъдим итәм. Филология фәннәре кандидаты, ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире Ринат Сәфәров социаль челтәрләр интерфейсын тәрҗемә иткәндә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген әйтте.

    – Социаль челтәрләр булсынмы, башка текстлар булсынмы, нинди генә телдән татарчага тәрҗемә кирәк булса да, иң беренче оригинал телнең сүзләренә ябышып ятарга ярамый. Ягъни, сүз түгел, ә мәгънә тәрҗемә ителә. Билгеле бер төшенчә бер телдә кыска гына сүз була ала, икенче телдә ике сүздән оешкан кушма сүз була ала, өченче телдә гомумән сүзтезмә, ә бәлки фразеологизм да булырга мөмкин. Һәрбер профессионал тәрҗемәче моны бик яхшы белә. Шуңа күрә мин бу нечкәлеккә игътибар итәр идем.

    – Тәрҗемә иткәндә нинди хаталарны кабатламаска?

    – Беренчедән, уңышсыз калькалар булдырмаска кирәк. Калькаларга карата фикерем уңай минем, ләкин аның чамасы булырга тиеш, алар уйланып эшләнгәндә генә яхшы нәтиҗә килеп чыга.

    Икенчедән, телдә бер генә ачык мәгънәсе урнашкан терминнарга өстәмә мәгънә өстәп, аларның аныклыгын, мәгънә чикләрен бозарга ярамый. Термин ул үзенең төгәл мәгънәсе белән аерылып тора да инде. Мәсәлән, «хөкемдар» сүзе Урта гасырлардагы теләсә кайсы илнең дәүләт башлыгын белдерү өчен кулланыла. Ә хәзер аны спорт термины буларак «судья» мәгънәсендә кулланылу күзәтелә. Болай булырга тиеш түгел.

    – Сез «Telegram» интерфейсын татар телендә кулланасызмы?

    – Әйе, кулланам, чөнки алар нәкъ татарлар өчен булдырыла, әгәр дә без татар буларак мондый мөмкинлекләрне кире кагабыз икән, аларның чувашка да, мукшыга да, руска да кирәге юк. Мин үзем татар теле замана белән бергә атлап бара алырлык, төрле шартларга җайлаша алырлык тел дип саныйм, бүген исә социаль челтәрләр, мессенджерлардан башка тормышны күз алдына китерүе кыен, шуңа күрә алар татар телендә дә эшләп торырга тиеш.