ru24.pro
Новости по-русски
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Ульяновск криминалисты Динар Кәлимов үзе шаһит булган иң куркыныч хәлне сөйләгән

0

Ульяновскида яшәүче тикшерүче-криминалист Динар Кәлимов берничә ел элек булган куркыныч хәл турында сөйләде. Һәр тикшерүченең хезмәт юлында хәтерендә аеруча куркыныч булып сакланып калган эшләр була. Шундый хәл берничә ел элек Заволжский районында да була, дип яза mosaica.ru сайты.

«Безгә гаражда бауда эленеп торган ирне табуларын хәбәр иттеләр. Хезмәттәшләребез шунда китте. Ирнең кулында һәм бармакларында тирән яралар булу барыбызны да аптыратты. Без туганнарына шалтырата башладык, беркем җавап бирмәде һәм без шунда тагын шикләнә башладык. Аның өенә килдек һәм куркыныч күренешкә тап булдык: коридор идәнендә аның хатынының мәете ята иде – бер колагыннан икенче колагына кадәр бугазы киселгән, хәтта умырткасы күренеп тора иде, ә ян-ягына пычак кадалган. Ә икенче бүлмәдә ирнең «тещасының» мәетен таптык, анысында киселгән бугаздан тыш, бөтен эчке органнары тышкы якка әйләндереп куелган иде, – дип сөйли тикшерүче.

Тик бу куркынычлар моның белән генә төгәлләнми. Бу тарихта иң куркынычы шул: әниләрен һәм әбиләрен үтерүне кечкенә балалар күреп торган һәм шушы факт Динарның котын ала да инде.

«Ике нәни баланы ул бәдрәфкә бикләп куя һәм алар тәүлектән артык мәетләр белән бер фатирда яши. Әлбәттә, ашарларына булмый. Бу гадәти гаилә. Иргә 35 яшь, эшче була, ә хатыны хуҗабикә. Берни белән дә аерылып тормаган гап-гади гаилә, кыскасы. Әлеге кан коешның сәбәбе – гаилә конфликтлары. Соңыннан билгеле булганча, ир үзен өйдән куып чыгаруларыннан курыккан була», – дип сөйли Динар Кәлимов.

Мондый куркыныч хәлләрне күрү – тикшерүче эшендә гадәти нәрсә. Эш күп булудан тыш, еш кына шушындый куркыныч күренешләргә дә тап булырга туры килә һәм боларга гадәти кешенең психикасы әзер булмый. Шуңа күрә дә, мондый эш һәркемгә дә туры килми.