ru24.pro
Новости по-русски
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Күрше хатын сәнәк белән чыкты». Нәни кызны күрше әби этләре талаган

0

Новосибирск өлкәсендә яшәүче хатын кызын эт тешләгән өчен суд аша күршесеннән 100 мең сум компенсация ала. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Фаҗига 2022 елның 20 сентябрендә була.

«Кызыма ул чакта 7 яшь иде. Ул мәктәптән кайтты да дус кызлары белән урамга чыгып китте. Өйгә кайтканда, аңа күрше пенсионер хатынның этләре ташланган. Алар аның аякларын тешли, җиргә егарга маташалар, кызым йөгереп кача алган. Моны икенче күрше күргән, ул сәнәк тотып чыгып, баладан этләрне куып җибәргән. Кызымны үзләренә алып кереп киткән, аннары безгә шалтыратты», – ди баланың анасы.

Аннары «ашыгыч ярдәм» һәм полиция чакыралар. Табиблар балага котыру чиреннән прививка ясый.

«Кызымның аягында, ботында яралар бар иде. Без видеокүзәтү камералары язмаларын таптык, шуннан этләрнең хуҗасын ачыкладык. Алар – гел иректә йөри торган этләр, күршеләр алардан еш зарлана. Бу этләр кешеләргә беренче тапкыр гына ташланмый инде», – ди баланың анасы.

Видеода этләрнең бала артыннан кууы, күрше малай һәм аның анасы сәнәк тотып чыгуы күренә. Башта алар полициягә гариза бирә, нәтиҗә булмагач, прокуратурага язганнар, аннары суд булган. Бу вакытта этләр хуҗасы гафу да үтенми. Ул судта да үзен гаепле санамавын белдерә.

«Ул көчекләрнең беркемгә тимәвен сөйли. Алар минем кызым белән уйнаган гына. Судта ул каршы дәште. «Нигә 100 мең, әйдәгез, 3 миллион булсын», – ди. Аңа кисәтү дә ясадылар. Кызым хайваннарны ярата, хәзер дә ярата, тик этләр аның курыкканын сизә. Без, куркудан котылу өчен, эт тә алып карадык», – ди әни кеше.