ru24.pro
Новости по-русски
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Нинди яшелчәләрне кышка утыртып калдыралар?

0

Октябрь яшелчә культураларын кышка утырту вакыты булып санала. Кышкы салкыннан соң алар ныграк һәм чыдамрак була, язын яхшы уңыш бирәләр. Бу турыда «АиФ» яза.

Кышка утырту вакыты төрле төбәкләрдә төрлечә була. Көз уртасы – илнең төньяк өлешендә яшелчә утырту өчен уңайлы вакыт. Көньяктарак яшәүчеләргә бераз көтеп торырга кирәк, юкса үсентеләр вакытыннан алда шытып чыгар.

Һава температурасы 2-3 градус җылы, туфрак 4-5 см тирәнлектә туңа башлагач, кишер, чөгендер, салат, шпинат, укроп, редис, сарымсак, сельдерей, петрушка, суган утыртырга була. Алар салкынга чыдам яшел булып санала. Җылы ярата торган кабачки, кабак һәм помидорны да утыртырга ярый.

Экспертлар сүзләренчә, чәчкән чакта коры орлык кына кулланырга кирәк. Аларны чокырга салып, өстенә ком һәм черемә катнашмасы салыгыз. Мондый уңыш өчен участок биегрәк урында булырга тиеш. Чөнки язын бу урын кар астында чыланып бетеп ятмас, диелә хәбәрдә.