ru24.pro
Новости по-русски
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Фән абый, моңлы кошыбыз, 3 көн элек кенә тормышны яратып яшәвең турында әйттең бит...»

0

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов әле 9 октябрь көнне генә Башкортстанның Тәтешле районында, халык шагыйре Әнгам Атнабаев истәлегенә узган хәтер кичәсендә чыгыш ясаган булган. Бу хакта җырчы Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина мессенджерларда яза.

«Ышанмыйм, ышанмыйм. Фән абый, моңлы кошыбыз. Дөрес түгелдер… 3 көн элек кенә кулларыңда тальян, йөрәгең тулы моң булу, тормышны яратып яшәвең турында әйттең бит. Атнабайның хәтер кичәсенә килгәндә каршыңа йөгереп чыгып, кулларыңнан тотып керттем. Син һәрвакыттагыча шаян, көләч идең. Ай, Аллам икән.

Аллаһның рәхмәтендә була күр, Фән агаем. Әтиемнең «Мәк чәчәге» аша йөрәк түребезгә кергән җырчыбыз безнең. 3 көн, 3 көн элек кенә Тәтешле халкын сокландырып, тальянда уйнап киттең бит, Фән агаем.

Хәләлеңә, балакайларың – улларыңа, якыннарыңа сабырлыклар бирсен Ходаем», – дип яза Фирүзә Ибәтуллина.

Фән Вәлиәхмәтовның әлеге кичәдә, Тәтешле сәхнәсендәге соңгы чыгышын «Тулпар» журналының ВКонтакте сәхифәсенә куйганнар.

  • Фән Вәлиәхмәтов вафат
  • Фән Вәлиәхмәтов җырлары