ru24.pro
Новости по-русски
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Әлфинә Әзһәмова: «Кайгылар күп булды, берсен дә социаль челтәрләргә чыгарып болгамадым»

0

Әлфинә апа, хәлләрегез ничек? Соңгы вакытта күренмисез кебек.

Сез «күренмисез» димәгез. Мин телевизорда күренмим һәм социаль челтәрләрне алып бармыйм. Социаль челтәрләрдәге талаш-сугышлар, шәхси тормышларын күрсәткән кешеләр «күренеп тора» була инде. Популяр булып санала. Ә мин җыр белән популяр, атна саен мин кайда да булса чыгыш ясыйм. Концерт куймыйсың, диләр, минем концерт куярга вакытым юк. Мин атна саен – җомга, шимбә, якшәмбе һәрвакыт эштә. Алары бит күренми, ә концертлар куярга аның бит эше күп, хәзер авыр.

Элек 20 ел буе куйдык, мин, 20 яшьлекләр белән ярыша-ярыша, 80гә хәтле концерт куеп йөри алмыйм бит инде. Ринат та популяр, мин дә популяр. Без – Мәскәүгә кыйбатлы банкетларга йөрүче 2 җырчы, башка җырчыларны күргәнем юк минем анда.

Сезнең җырларыгыз бер дә «искерми» шикелле.

Мин үзем турында белмим, ләкин минем җырларым популяр. Җырлар популяр, чөнки мин җырларны сайлый беләм. Ә башкаларның ни өчен җырлары популяр түгел, димәк, сайлый белмиләр. Репертуарны дөрес итеп сайлый белергә кирәк.

Җырны ничек дөрес сайларга? Башка җырчыларга киңәш бирегез әле.

Бөтен җырчыга да шулай итегез, болай итегез дип йөри алмыйм инде. Мин андый киңәшче түгел. Үземә нәрсә туры килгәнен беләм. Минем күбесе мәхәббәт җырлары бит. Тавышыма нинди җыр бара, көе, сүзе ничек. Һәм аранжировка мөһим. Әгәр бөтенесе дә туры килеп, гармония килеп чыга икән, димәк, җыр популяр була. 2002 елдан башлап әле бүгенге көндә дә җырларымны тыңлыйлар. Озын гомерле җырлар бүләк иткән миңа авторлар, аларның өлеше дә бар – ышанып, миңа җыр биргәннәр. Үзем дә әйбәт башкарганмын, димәк, бу җырлар халык күңеленә кергән. Тыңлап елыйлар минем җырларны, яшь чакларын искә төшерәләр. Үзем аша үткәргән җырлар, болай гына җырланган түгел. Күңелгә җиткерә алырдай итеп, кешене ышандыра алырдай итеп җырларга кирәк, дип уйлыйм. Җырларым популяр, алар бүген дә, алдагы елларда да, мин картаеп үлгәч тә популяр булып калыр, дип ышанам. Бүгенге көндә җырларымны гел яшьләр тыңлый, әби белән бабайлар мине тыңлыйлардыр, дип уйламыйм. Бу – мине сөендерә, алар бөтенесе дә: «Әлфинә апа, сезне тыңлап үстек», – диләр. Миңа йөзләгән хатлар килә.

Фото: © "Татар-информ", Абдул Фәхран

Социаль челтәрләрегезне ник алып бармыйсыз?

Игътибарны җыр белән җәлеп итәргә кирәк . Тавыш күтәреп, гауга белән түгел. Мин монда бардым, моның белән сугыштым, ул минем җырны җырлаган, дип киттеләр бит инде хәзер. Мин дә Руслан Кираметдиновка җырымны бирдем (Руслан Кираметдинов Әлфинә Әзһәмова репертуарындагы «Гомерең үтәр инде» җырын башкара. – авт.), Самат Нәбиуллин дигән егеткә җырымны бирдем. Җырласыннар! Ул барыбер минем җыр булыр кала. Барыбер «Әлфинәнең җыры» булып кала. Әгәр ошатканнар икән, тик җырлап йөрсеннәр шунда. Хәзер мин аның өчен талашып ятыйммы инде.

Миңа андый хайплар кирәкми, талашулар. Мин конфликтный кеше түгел, андый талаш-сугыш белән үземә җәлеп итәргә теләмим. Минем бөтен уем – матур җыр табып, кешегә җиткерү генә, ә шәхси тормыш, балалар, оныклар… аларны күрсәтәсем килми. «Менә минем теге кешем» дип күрсәтү – ул минем өчен түгел. Минем тормышымда шатлыклар да, кайгылар да күп булды. Әнием дә, әтием дә үлде. Сеңлем дә суга батып үлде, берсен дә социаль челтәрләргә чыгарып болгамадым. Бүгенге көндә энемнең улы махсус хәрби операциядә, алгы сызыкта, ут эчендә. Башкортстаннан телефон шалтыраган саен куркып торам, күңел тыныч түгел барыбер. Мин аларның берсен дә сөйләгәнем юк, кемгә кирәк ул. Кем минем җырларымны ошата, алар тыңлый. Кемнәр ошатмый – тыңламый, ләкин минем – «армия поклонников», мин моны төгәл әйтә алам.

Әгәр сезнең җырларыгызны башка җырчылар алырга теләсә?

Беренчедән, рөхсәт сорарга тиешләр, әле җырлаганнар – алар сөйләшеп алды. Мин нинди җырны бирергә, үзем уйлагач кына бирәм, теләсә кем минем җырны җырлый алмый. Кем генә җырласа да, минем кебек җырлый алмаячак. Минем үз тавышым, стилем бар.

Рәхмәт, Әлфинә апа! Уңышлар телибез!