ru24.pro
Новости по-русски
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанда авыл блогеры айга 2 миллион сум акча эшләвен сөйләгән

0

Азнакай районы Мәнәвез авылында яшәүче блогер Резеда Миңнегулова үз блогының аена 2 миллион сумга кадәр акча китерүен сөйләгән. Аны 80 меңләп язылучы карый. Резеда социаль челтәрдә «Инстатарки» исеме аша танылып киткән иде.

Видеороликларның берсендә ул стоматолог беләнн әңгәмә корган. Табиб аның тешләре матур булуын әйтеп уза һәм теш турайта торган система – брекетларга акчаны кайдан эшләве белән кызыксына.

«Мин блогер. Авылда яшим. Рекламалар ясыйм. Банк белән хезмәттәшлек итәм. Аена 200 дә була, 600 дә чыга, иң күбе 2 миллион акча эшләгәнем бар», – дип уртаклаша Резеда. Бу акчаларның ул блогтан керүен әйтә.

Блогер быел Бали, Таиланд, Төркиядә гаиләсе белән ял итеп кайткан. Былтыр Мальдив утрауларында, Төркиядә булган. Резеда иренең дә эш урыны булмавын, аның хуҗалык эшләре белән шөгыльләнеп яшәвен әйтә.

  • Азнакайда чүплек урынына зират ясаганнар: халык каршы, авыл башлыгы каршыларга каршы