ru24.pro
Новости по-русски
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Акча өчен армиядән алып калуда гаепләнгән Арча военкомын 10 елга утыртуны сорыйлар

0

Теләче судында Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссары Алмаз Борһанов эше карала. Гаепләү ягы аны 6 тапкыр ришвәт алуда гаепли һәм 10 елга рәшәткә артына утыртырга, 2 миллион сум штраф салырга, бөтен дәрәҗәләреннән мәхрүм итәргә тели, дип яза «Реальное время». Шулай ук аның бөтен ришвәтләрен – барлыгы 610 мең сумны конфискацияләргә телиләр.

Борһанов 2022 елның октябрендә – өлешчә мобилизация башланган көннәрдә кулга алынды. Ул хәрби хезмәткә барырга теләмәүчеләрне алып калуда гаепләнә. Алты кеше «хәрби билет» сатып алган дип фаразлана. Хокук саклау органнары Борһановны 2013 елдан бирле 50-130 мең сумга хәрби хезмәттән алып калуда гаепли. Судта Борһановка карата башка эпизодлар да булуын әйткән, әмма алары әлегә каралмый.

50 яшьлек Алмаз Борһанов үзен гаепсез дип әйтә. «Мин хезмәттәшләремә артык нык ышануым белән гаепле», – дигән ул.

Хәрби билет сатып алучыларның берсе дә хөкем ителмәгән: тәүбә итүләрен исәпкә алып, Арча суды аларга карата җинаять эшен туктата, аларның сатып алган хәрби билетлары гамәлдән чыгарыла. Алты егетнең берсе генә армиягә җибәрелә – калганнарына инде 27 яшь тулган була.

Башта Арча хәрби комиссарының урынбасары Фәнил Сафиуллин кулга алына. Ул суд белән хезмәттәшлеккә ризалыгын бирә, 4 ел шартлы рәвештә хөкем ителә. 1 айдан соң аның җитәкчесе кулга алына. Гаепләү ягы фаразынча, хәрби комиссар үзе ришвәт алган, ә документаль яктан рәсмиләштерүне Сафиуллин башкарган. Урынбасар исә, призывник армиягә барырга яраклы түгел, дип теркәгән.