ru24.pro
Новости по-русски
Октябрь
2024
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Мин бәхетле» – җырчы Лилия Гыйматдиновага кыйммәтле машина бүләк иткәннәр

0

Җырчы Лилия Гыйматдиновага кыйммәтле бүләк ясаганнар.

«Без барыбыз да төрле. Тормышыбыз да төрле. Кемдер балачактан барлык белән яши, кемдер бары тик үскәч кенә үзенең хыяларын тормышка ашыра башлый.

Тормышка да һәркемнең үз карашы. Һәр кешенең киләчәккә үз планнары. Кемдер бәхете хакында сөйләми, кеше сүзеннән һәм фикереннән курка. Ә кемдер үзенең хисләре белән уртаклаша. Без барыбез да төрле, һәм бу – гадәти күренеш.

Ә мин бу бәхетле мизгелләремнең үземнең лентамда сакланып калуын теләр идем. Тагын бер хыялым тормышка ашты. Мин бәхетле», – дип яза ул социаль челтәрдә

.«Хатын-кыз – кайтаваз кебек. Аның белән ничек эш итәсең, шундый ук булып кире кайта. Рәхмәт. Яратам», – дип машина бүләк итүчесенә рәхмәт сүзләрен дә җиткергән җырчы.

Фото: © социаль челтәрләр