ru24.pro
Новости по-русски
Октябрь
2024
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Яп-яланаяк!» – Ринат Рахматуллин яңа концерт сезонын башлап җибәргән (Хатыны да булачак)

0

Ринат Рахматуллин, иреккә чыгып 6 ай үткәннән соң, Казан тамашачысына беренче программасын тәкъдим итә. Бүгенге көндә аның концертлары инде Татарстан һәм Россиянең төрле шәһәр, авылларында гөрли. Яңа программа «Тормыш китабы» дип атала, җырчы анда үзенең барлык тормышын, төрмә хәлләрен дә тасвирлый. Тамашачы каршына яңа образда, яланаяк чыгарга җыена. Моның өчен ул косметологка барачагын да әйтте.

Җырчы яңа сезонны яңа сулыш, яңа команда белән башлый. Аның концерт директоры да үзгәргән. Татар эстрадасының популяр артисты Ильвира Хамматова хәзер яңа вазифада: ул – директор. Җырчы көтелгән тамаша турында төгәлрәк сөйләде:

Быелгы концерт программабыз «Тормыш китабы» дип атала. Юкка гына түгел, кайберәүләр әйтә: «Бу бит инде – Ринат абыйның репертуарына булган иң иске җырларының берсе, ник программаны шулай атарга булдыгыз?» – дип.

Беренчедән, ул – аның бүгенге халәтен тулаем тасвирлап бирә торган җыр, һәм тормышында булган барлык вакыйгаларны сөйләүне нәкъ менә шушы җырдан башлыйсы килә. Әлеге концерт тагын нәрсәләр белән аерылып тора? Безнең максатыбыз – ниндидер шоу, утлар, фейерверклар ясап, бер көтү биючеләр чыгарып, артистның үзен ничектер артта калдыру түгел. Мин хәзер берничек тә башка артистларны кимсетү йөзеннән әйтмим. Ләкин без мәгънәви якка басым ясарга телибез. Соңгы елларда концерт программаларын күп карадык – шундый тенденция яши. Бүген артист үзенең эчке дөньясы, фикерләре, уйлары, хис-кичерешләре белән арткы планда кала. Менә бу ясалган барлык әйберләр матурлык өсти, әлбәттә, тамашачыга да, бәлки, кирәктер… Ләкин артист үзенең җырлары, халыкка җиткерергә теләгән сүзләре, фикерләре белән югалып кала сыман.

Безнең концерт программасында Ринат Рахматуллин моңа кадәр күрелмәгән яктан ачылачак, үзенең яңа кичерешләре белән бүлешәчәк. Ә монда кичерешләр төрле. Монда тормышның төрле яклары алынган – гаилә дә, төрмә тематикасы да, эчке дөньясы белән аралашу да.

Тагын бер аерылып тора торган ягын әйтәм – концертның башында Ринат Рәхмәтуллин тамашачы каршына яп-яланаяк, ничек бар – шулай чыгачак.

Фото: © "Татар-информ", Рамил Гали

  • Ринат Рахматуллинның яңа концерт сезонына багышланган матбугат конференциясеннән фоторепортаж

«Җырларымны кешегә бирәсе килми»

Оештыручылар Ринат Рәхмәтуллинның җырчы гына түгел, җырлар иҗат итүче икәнен дә искә төшерергә җыена. Яңа концертта аның үз авторлыгында 17 җыры яңгыраячак.

Бүгенге көндә минем 200гә якын җырым бар. Аларның берничәсе әле сәхнәгә чыкмаган. Бу – минем 1991 елдан башлаган иҗат җимешләрем. Автор-башкаручы булгач, хәзер җырларымны кешегә бирәсе килми, чөнки үземә кирәк. Минем җырларымны Әлфинә Әзһәмова, Рөстәм Закиров, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Алина Даутова, Илгәрәйләр җырлый. Ләкин хәзер җырларымны күбрәк үземә калдырырга тырышам, мин дә бит концертлар куям, чыгышлар ясыйм. Эстрадада миннән күп кеше: «Ринат абый, миңа җыр язып бир инде, сат инде», – дип сорыйлар, – дип сөйләде Ринат Рахматуллин.

Алгы планда – Ринат Рахматуллинның хатыны Динара

Фото: © Рамил Гали

Җырчы төрмәдә вакытта да иҗатын туктатып тормаган. Колониядә вакытта ул тормыш иптәше Динарага багышлап 7 җыр иҗат иткән, аның берсен тамашачылар инде яратып тыңлый.

Минем төрмәдә утырганны инде бөтен Россия белә, яшерен түгел. Ялгышлар була инде ул, 4 аяклы ат та абына. Аңардан беркем дә сакланмаган. Төрмәдә дип, «колония-поселение» дип атала инде ул. Анда булганда да мин тик тормадым. Тыюлар булса да, миңа синтезаторымны алып керергә рөхсәт бирделәр. Популяр җырчы булгач, үземнең аппаратурамны да алып керә алдым. Һәр бәйрәмдә концертлар куйдык – 8 Мартны да, Яңа елны да билгеләп үттек. Шунда булган вакытта мин 7 җыр яздым. Аларның барысы да минем тормыш иптәшемә багышланган. Чөнки ул – миңа ярдәм иткән, миңа көч биргән кеше. Иҗат кешесенә төрле чикләргә ябылу бик авыр. Мин беренче көннәрдә синтезаторга җыр язарга утырам, минем күңелемә илһам бөтенләй килми. Чөнки анда аура андый түгел. Ләкин тормыш иптәшем Динара, минем белән телефоннан сөйләшеп, миңа көч, этәргеч биреп, үзенең серле сүзләре, мәхәббәте белән миңа терәк булды, һәм мин иң беренче «Төрмәдән хат» дигән җырымны яздым. Аның исеме, әлбәттә, бик авыр кабул ителә. Ләкин анда төрмә турында бик язылмаган, төп әйтергә теләгән сүз – кеше ялгышса да, төрле начар ситуацияләр булганда да һәрвакыт мәхәббәт коткарып кала, мәхәббәт җиңеп чыга, чын мәхәббәт булганда гына кеше бөтен кыенлыкларны җиңә ала, – дип Ринат Рахматуллин.

«Мине колониягә алып киткәнче, без никахлашкан идек»

Динара бүген дә Ринат Рәхмәтуллинның иҗади тормышында актив катнаша, җырчы белән гастрольләргә дә йөри икән. Ул матбугат конференциясенә дә килгән иде. Анда Ринат Рахматуллин Динара белән дуэт җырларга теләвен дә әйтте. Әлеге җырны ул шулай ук колониядә булганда иҗат иткән. Гаилә дуэтын киләсе концертларда тәкъдим итәргә җыеналар. Әлегә тамашачылар Динараны концертта күрсәтеләчәк видеоларда күрә алачак.

Динара – бүген минем иң якын кешем. Мине колониягә алып киткәнче, без никахлашкан идек. Ул мине озатып калды. Озатып калды дип… Аны әйтергә генә җиңел инде. Елап, күз яшьләре белән калды ул. Һәм актык көненә кадәр, 6 ай мине көтте. Атна саен очрашуларга килде, телефоннан һәрвакыт аралашып тордык. Бөтен кайгым да, шатлыкларым да, сорауларым да аның аша хәл ителде. Иң якын, кадерле, яраткан кешем. Андагы утырган кешеләргә җылылык, аралашу җитмәгәне сизелә бит инде. Минем Динарам һәрвакытта да үзенең җылылыгы белән миңа ярдәм итеп торды.

Динара да җырлый. Бу серне мин беренче ачам. Мин төрмәдән бик матур бер җыр язып чыктым. Без аны дуэт итеп башкарачакбыз, бу концертларда түгел, киләселәрендә. Минем колониядә утырганда әйткән нәзерем бар – Динара белән бергә сәхнәдә шушы дуэтны башкарып, тамашачыларны шатландырырга. Шунда чын танышу булыр дип уйлыйм. Җыр «Син булганда гына, мин бәхетле» дип атала, – ди җырчы.

Фото: © "Татар-информ", Рамил Гали

Ринат Рәхмәтуллин концертта үзеннән кала чыгыш ясаучы артистлар белән дә таныштырды. Тамашада популяр җырчы Әлфинә Әзһәмова һәм «MINGAZOV» кавер-төркемен күреп булачак:

Минем иң хөрмәт иткән, иң яраткан, яшьтәш дисәң дә була инде – татар халкының яраткан җырчысы Әлфинә Әзһәмова белән дуэт башкарачакбыз, Әлфинә апаны бик хөрмәт итәм, ул да мине хөрмәт итә. Аннары минем җырлар белән «MINGAZOV» кавер-төркеме чыгыш ясаячак. Хәзер банкетларда да алар белән эшлибез, минем атна саен Мәскәүдә банкет хәзер. «MINGAZOV»лар белән анда да эшлибез, яшьләргә бит инде юл бирергә, алар молодцы, төрле яктан талантлылар, исләрем китә минем аларга. Без дә талантлы инде. Ләкин яшьләрдә хәзер талант башкача.

Ильвира Хамматова:

Без Ринат абыйның социаль челтәрләрендә бәйге үткәргән идек – аның берәр җырына кавер яздырып урнаштырырга. Шунда килгән җырлар арасында иң әйбәтен Ринат абый үзе сайлап алды. Шундый матур, моңлы, калын тавышлы Лилия исемле кыз җиңде. Ул шулай ук концертта катнашачак. Үзе генә җырлармы, Ринат абый беләнме, ул моментын әле уйлап бетермәдек.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Тормыш акмы, карамы?!»

Җырчының быелгы афишасы да бик үзенчәлекле. Анда яртылаш ак, яртылаш кара Ринат Рахматуллин сурәтләнгән. Җырчы моны да тамашачыларны уйландырырга тиешле бер фактор буларак аңлатты:

Тормышның агы да, карасы да бар. Аның кара ягы инде колониягә хәтле булгандыр. Хәзерге вакыттан башлап минем тормышымның ак ягы гына булыр дип өметләнәм, өметләнәм генә түгел, мин аны төгәл әйтә алам, Аллаһы теләсә. Булды төрле чаклар, шуңа шушы концертта тамашачыга Ринат Рахматуллины башка яктан, «отрицательный» ягын онытып, яңа тормышка аяк баскан Ринатны күрсәтергә телим.

6 ай утырдым, анда мин бу ситуациядә «кем гаепле» икәнен эзләдем. «Кем гаепле, мине колониягә утыртучы кем булды ул?!» – дип. Төннәр йокламадым, иртә белән торам – шул уй. Бер көнне уянып, күземне ачкач, ул кешене таптым, ул – Ринат Рахматуллин үзе. Минем колониягә эләгүдә бер кеше дә гаепле түгел, бары тик үзем. Шуларны уйлап, яңа баштан башлаган кебек, икенче сулышымны ачып, шушы тормышка башкача карый башладым. Миңа 54 яшь, әлеге яшьтә дә тормышны яңабаштан башлап була.

«Сәхнәгә яланаяк чыгарга туры килә»

Җырчы концертта сәхнәгә яланаяк чыгачагын берничә тапкыр искәртте. Моның өчен ул косметологка да барырга җыена, анда ул аягындагы кан тамырларына операция ясатырга тели икән.

Косметолог дигәч, ул бит инде бит кенә булырга тиеш түгел. Башка әгъзалар да бар. Борыннар, колакларны төзәттермибез, әлбәттә. Менә минем аякта бераз веналар күренә, ә миңа сәхнәгә яланаяк чыгарга туры килә. Шул веналарны әз булса да киметер өчен барам. Чөнки безнең концертта уртада зур экран, ике яктан да экраннар булачак, минем веналы аякларым белән күренеп торасым килми.

«Татарстанда да әллә нинди бәяләр сорап куялар»

Ринат Рахматуллин авторлык эшен дә яңартып җибәргән. Бүген аңардан җырлар сатып алып була. Җырчы иҗат иткән җырларының һәм корпоративларның якынча бәяләрен дә атады:

Миңа җыр язарга бик күп заказлар белән чыгалар. Кемнеңдер кеме үлгән, кемнеңдер кайгысы бар, авырулар, махсус операция буенча. Андый әйберләрдән беркайчан да акча алырга тырышмыйм. Ә болай заказга булса, минем сумма 50 меңнән башлана, кешесенә карап.

Корпоративларга килсәк, Мәскәүдә бер чыгышым 350 мең тора. Бу инде – 1 блок җырлау. Мәскәү дигәч тә, без бит инде рус халкын күз алдына китерәбез, ләкин юк, анда татарлар. Күбесе – Нижгар татарлары. Ә минем иң беренче чыгышларым Нижгар татарлары белән бәйле. Мине Татарстан белми иде әле, 1991 елда Нижгар өлкәсендә концертлар куеп йөри башладым. Ә Татарстанга 2008-2009 елларда гына чыктым.

Мин колониядән чыккач, 6 ай эчендә дөнья шундый үзгәргәненә инандым, җырчыларның бәяләренә исем китте, бер уйлап та карадым «әллә, минәйтәм, бөтенләй эстрададан китәргәме икән» дип. Аннары: «Ник мин китәргә тиеш әле? – дидем. – Мин калган артистлардан нәрсәм белән ким?» «Нормальный» кешегә бөтен җирдә эш бар инде. Ләкин мин эстрададан китмим. Бу – бер мизгелдә генә килгән уй иде. «Бигрәк бәяләр кыйбат икән хәзер», – дигән уй. Мәскәүдә ярар инде, монда бит Татарстанда да әллә нинди бәяләр сорап куялар.

«Аның стилендәге концерт булачак»

Концертта алып баручы да Ринат Рахматуллин үзе булачак. «Минем турында башка беркем дә яхшырак сөйли алмый», – диде ул.

Алып баручы булмый, чөнки минем тормышымны мин үзем генә сөйли алам. Мин сәхнәдә балачактан башлап үземнең тормышымны белмәгән кешеләргә җиткерәчәкмен. Мин нинди булганмын, кем, ничек барып җиткәнмен шушы дәрәҗәгә, нинди авыр вакытлар кичергәнмен, әнкәй, әти, туган авыл турында – барысын да үзем сөйләп барачакмын. Аннары безнең концертта бик сүз боткасы булмый, кеше җырларымны тыңларга килә. Җыр арасында берничә сүз генә әйтеп китәчәкмен.

Ильвира Хамматова:

Күп сөйләп ялыктырмас өчен бу. Барыбер, концерт – концерт булсын, дидек. Ринат абыйны яратучылар өчен чын бәйрәм булсын. Ул болай да күп сөйли, сөйләргә ярата, мәгънәле сүзләре дә бар, тамашачыга җиткерергә фикерләре дә күп. Ләкин кыска гына, оста гына, аның стилендәге концерт булачак.