ru24.pro
Новости по-русски
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30

«Синий туман», «Белая медведица» җырлары авторы Вячеслав Добрынин авыр хәлдә

0

Россиянең халык артисты Вячеслав Добрынин авыр хәлдә. 78 яшьлек җырчыга инсульт булган.

Җырчыга инде 2 тапкыр инсульт булган, дип яза «life.ru», шуңа да табиблар аңа карата бернинди өметле фаразлар бирмәгән. Хатыны Добрынинның инде берничә ел чыгыш ясамаганын, гаиләсенең дәвалау һәм аның тормышын озайту белән шөгыльләнгәнен әйткән.

Добрынин – «Всё, что в жизни есть у меня», «Кто тебе сказал», «Прощай, от всех вокзалов поезда...», «Синий туман», «Ни минуты покоя», «Не сыпь мне соль на раны...», «Белая медведица», «За милых дам» җырлары авторы. 1990 елда «Доктор Шлягер» төркемен төзи. Аның җырларын Алла Пугачева, Михаил Боярский, Михаил Шуфутинский, Маша Распутина, Лев Лещенко җырлый. Аның барлыгы меңләгән җыры бар.