Ришат Фазлыйәхмәтов язылучыларын мунчадан сәламләгән
Ришат Фазлыйәхмәтов «үз репертуарында»: ул кабат мунчадан, шәрә тән белән, язылучыларын сәламләгән. Җырчы мунчада видеога һәм фотога төшәргә бигрәк ярата. Социаль челтәрдәге язылучыларына киенмичә төшергән видеоларын күрсәткәләп тора.
Алачыкка элеп куелган себеркеләрнең ниндие генә юк, җырчының чабынырга яратканын шуннан да аңларга була.
«Бүген мунча керүче кешеләр бармы? Кемнәр бүген мунча керә, барыгызны да җиңел пар белән!» – дип мөрәҗәгать итә артист.
- «Җиңел пар белән» – Ришат Фазлыйәхмәтовтан мунчадан чираттагы видео
- «Акылдан яза бу артист халкы!» Ришат Фазлыәхмәтов шыр ялангач килеш фотога төшкән