ru24.pro
Новости по-русски
Сентябрь
2024

Рамил Шәрапов өчен хатыны борчылып елый

0

Юмор остасы, «Шәрәпҗан» образын тудырган Рамил Шәрапов гастрольләрен башлап җибәргән. Ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә борчылуы һәм хатыны аны шаккатыруы турында сөйләде.

«Мин концертларга тамашачы килерме дип борчылам. Земфирам шаккатыра мине, «үтерә» ул мине. Карасам, елап утыра. «Ни булды?» – дип сорагач, «Башың китмәсә ярар иде», – дип җавап бирде», – дип сөйли артист.

«Үтерә бу хатын», – дип сөйли бу хәлдән кызык тапкан артист.