ru24.pro
Новости по-русски
Сентябрь
2024

Асылъярдан көзге премьера: «Сөйләр идем сине ничек сөйгәнемне»

0

Җырчы Асылъяр – Алсу Зәйнетдинова – яңа җырын тәкъдим итте. Ул көзен кызырып пешкән миләшләргә багышланган.

Җырның авторлары – Дилүс Шәйхразиев һәм Айгөл Вәлиуллина.

«Бакчасында миләш агачы үсмәгән татар йорты юктыр! Янына килеп, сокланып эндәшәбез дә кайчак үзенә. Күз тимәстән дә миләш ярдәмче. Яңа җырыма кушылып җырлагыз, сердәшегез-миләшегез янында фото, видео төшеп, көзге сихри җырымны билгеләп куегыз», – дип мөрәҗәгать иткән җырчы тамашачысына.

«Миләшләрем уттай дөрли,

Алар серен беркем белми,

Мин дә сиңа ачар идем йөрәгемне.

Кочагыма сине алып,

Яннарыңда мәңге калып,

Сөйләр идем сине ничек сөйгәнемне...»