ru24.pro
Новости по-русски
Сентябрь
2024

17 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

0

17 сентябрьдә Татарстанда аз болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Җил көнчыгыштан секундына 3-8 метр тизлектә исә. Төнлә һава температурасы +4..+9˚, көнбатыш районнарда +12˚, көндез +20..+25˚ градус.

Үсүче ай, ай Балык йолдызлыгында.

Агачларны һәм куакларны кисү тыела. Сарымсак утыртырга мөмкин. Корткычларны юк итү өчен агачларның төпләрен казып чыгарга була. Шулай ук кәүсәләрен агартырга киңәш ителә. Кимерүчеләрдән саклау чараларын да күрергә вакыт җитте.