ru24.pro
Новости по-русски
Сентябрь
2024

Чын сырны сыр ризыгыннан ничек аерырга?

0

Сыр сатып алучыларга киңәшләрне Чаллыда сыр ясаучы Лилия Кашапова chelny-izvest.ru сайтына сөйләгән.

«Сырның составын карагыз. Анда сөт, бактериаль культура – мезофиль, термофиль яки икесе дә бергә язылырга тиеш, сөтнең сыек халәттән гелсыман халәткә күчүен тәэмин итә торган фермент-коагулянт, тоз булырга тиеш. Производство масштабларында кальций салу рөхсәт ителә», – ди Лилия Кашапова.

Аның сүзләренчә, сыр составына башка әйберләр керсә, бу – сыр продукты була.