ru24.pro
Новости по-русски
Сентябрь
2024

Сөмбел Заһидуллина ни өчен ял итәргә иреннән башка гына йөрүен әйткән

0

Сөмбел Заһидуллинаны «подписчик»лары ни өчен ял итәргә гел иреннән башка гына йөрүен сорап аптыратып бетергәннәр. Җырчы бүгенге көндә дә, җәйне озынайтып, Төркиянең кайсыдыр шәһәрендә ялда.

Иң башта Сөмбел бу сорауга җавапны: «Миннән, син кияүдәме, ирең кайда, дип еш сорыйлар. Мин аны мохтаҗларга биреп җибәрдем!» – дигән шаян рилс аша биргән. «Барлык «ирең кайда» дип сораучыларга багышлана», – дип тә язган ул видео янына.

«Ә инде җитди итеп әйтсәк, ул ял итәргә яратмый. Ул – карьерист. Эш бары тик шунда гына», – дип тә өстәп куйган.