ru24.pro
Новости по-русски
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Нәни баланың тамагында тимер акча тыгылып калган

0

Башкортстанда 1,5 яшьлек баланың тамагында тимер акча кысылып калган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Вакыйга Баймак районында була. Сабый тимер акча йота һәм чак кына исән кала. Аны табиблар коткара.

Ата-анасы сабыйны Баймак район хастаханәсенә алып килә. Табиблар снимоклар ясый һәм чит предметның кайда кысылып калганын ачыклый. Эндоскопистлар акчаны ашказанына төртеп төшерә.

Хәзер ул баланың гомеренә куркыныч тудырмый, диелә хәбәрдә.