ru24.pro
Новости по-русски
Сентябрь
2024

Дума 21 яшьтән яшьрәкләргә аракы сатуны тыймакчы (Зөлфәт Хәким бу хакта ни әйткән иде?)

0

Дәүләт Думасы депутаты Султан Хамзаев «РИА Новости»га 21 яшьтән яшьрәкләргә алкоголь сатуны тыю турында закон проекты әзерләвен әйткән.

«21 яшьтән яшьрәкләргә аракы сатуны һәм эчүне тыярга телим. Бу – безнең «йомшак», тәртипле алкогольгә каршы сәясәтебезнең дәвамы. Без алкогольне куллану яшен өлкәнәйтә барырга тиеш», – дигән ул.

Депутат әйтүенчә, коралны 21 яшьтән алырга мөмкин. Шулай итеп, «иҗтимагый иминлектән чыгып караганда, алкоголь – шул ук корал, аны кеше шәхес буларак әзер булгач кына сатып алырга мөмкин. Психологик яктан – 21 яшь», – дигән Хамзаев.

Закон проекты буенча, 21 яшьтән яшьрәкләр генә түгел, аларга алкоголь сатучылар өчен дә административ җаваплылык каралган.

СССРда мондый закон 1985 елда – Горбачевның «коры законы» вакытында кертелгән иде. 21 яшьтән яшьрәкләргә аракы сатуны тыйган закон турында үз вакытында бик кызык итеп Зөлфәт Хәким язды:

«18 яше тулган егетләрне армиягә алалар, әмма аракы эчәр өчен әле ул яшь икән. Ягъни, аңа сугышка китеп үләргә ярый, ә аракы эчәр өчен ул әле яшь булып чыга.

Алайса, 61дән узганнарга да аракы сатуны тыярга кирәк. Ни өчен дигәндә, олыгайгач, кешегә балалар акылы керә. Нигә 61, нигә 60 яки 65 түгел, диярсез. Мин сорау бирәм – нигә алайса 21, нигә 20 яки 25 түгел? Аңламассың бу законны».