ru24.pro
Новости по-русски
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

«Никах укытасылар иде...» Яшь егет машинасына «Range Rover» зур тизлектә килеп бәрелә

0

Уфада авариядә һәлак булган таксист егет шушы көннәрдә сөйгәне белән никах укытасы булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

«Честный репортаж» телеграм-каналы белешмәсе буенча, 21 яшьлек Владислав 23 августта төнлә пассажир илтә. Урам чатында аның «ВАЗ-2112» машинасына зур тизлектә «Range Rover» килеп бәрелә. Кроссовер светофорның кызыл төсенә бара. Таксидагы пассажир урында ук үлә, Владислав берничә сәгатьтән, аңын килмичә үлә.

Владислав сөйгән кызы Лилиана белән никах укытырга җыенган, ипотека аласы булганнар. Владиславның ата-анасы, сөйгәне һәм дуслары авария китереп чыгарган хатын-кызны җәзага тартуларын тели. Ул әле дә элемтәгә чыкмаган һәм гафу үтенмәгән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, коткаручылар килгәндә, имгәнгән 2 кеше асфальтта ята, алар аңсыз була. Авария урынында башка кеше булмый. Яраланган кешеләрне табибларга тапшыралар, диелә хәбәрдә.