ru24.pro
Новости по-русски
Сентябрь
2024

Танылган блогер туганының гаҗәеп кабак уңышын күрсәтте

0

Кукмара блогеры Тәнзилә Идиятуллина туганының кабак уңышына сөенә. Быел аның Резеда апасының бакчасында могҗиза-кабаклар үскән.

«Иң зурысы 35 килограмм иде. Апай бүген кабак бәлеше пешереп, кунакка чакырды. Дөрес, ашаганчы, башта кабакларын ташырга туры килде», – дип шаярткан ул.

Язылучылары авыл апаларының үз кәефләрен үзләре күтәреп, матур итеп аралашып яшәүләренә соклануларын белдерәләр. «Юктан да бәйрәм ясап йөрисез, булдырасыз», – дип яза алар.

Фото: © социаль челтәрдән