ru24.pro
Новости по-русски
Сентябрь
2024

Әнвәр Нургалиевтан премьера: «Бер исем китми гомер үткәнгә»

0

Әнвәр Нургалиевның «Гомер аты» дигән яңа җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты. Җырның авторлары – Айгөл Вәлиуллина һәм Зөфәр Хәлирахманов.

«Чыннан да вакыт судай ага, дөнья «ә» дигәнче үзгәрә», – дип яза җырчы.

Җырчының иҗатын күзәтеп баручылар яңа иҗат җимешен ошатып, күпсанлы смайликлар калдырган.

«Гомер атына ныграк ябыштым,

Сызган юлымнан алга барышым.

Сикереп үтәрбез, очраса киртә,

Вакытсыз дулап, ташлама читкә.

Әй чабам гына гомер атында,

Яшь бит күңелем, һаман ялкында.

Бер исем китми гомер үткәнгә,

Алда, елмаеп, бәхет көткәнгә...»