ru24.pro
Новости по-русски
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

«Ниһаять, чын тормыш» – Данир Сабиров гаиләсе белән бәрәңге алганын күрсәтте

0

Юмор остасы Данир Сабиров бабасында (хатыны Миләүшәнең әтисе) гаиләләре белән бәрәңге алганнарын күрсәтте. Анда Миләүшә бәрәңге чүпли, әтисе арбага салып ташый, олы кызлары Мәрьям фотога төшәргә тели, кияү кеше (Данир) видео төшерә, калган ярдәмчеләр дә бар.

Тик халык кына Данирның кара күзлек һәм шлепка белән бәрәңге алырга чыкканын аңлап бетермәгән.

«Аякта шлепка, күздә – кара күзлек, пляждамыни?» – дип комментарий калдыручылар бар.

Калганнар бәрәңге начар булуга – кемдер «вак», кемдер «чери» дип зарланып алган.

Ә Данирның хатыны Миләүшәнең сәхифәсен карап баручылар бу видеоны ошаткан. Артистларның да ял итеп, күңел ачып кына йөрмәве, ә гади кешеләр белән беррәттән бәрәңге алулары аларның йөрәкләренә май булган.

«Ниһаять! Кемдер чын тормышны күрсәтте. Алайса барысы да ял итә, ресторанда йөри һ.б. Әйтерсең лә беркем дә бәрәңге казып алмый», – дип язучыга: «Елга бер тапкыр минем сәхифәмдә мондый контент була. Чыннан да, хуҗалыкта мин күп эш башкарам, фото-видеога гына төшереп өлгереп булмый. Шәхси йортта яшибез, эш җитәрлек», – дип җавап биргән артист хатыны.