ru24.pro
Новости по-русски
Сентябрь
2024

Зөлфирә Шәйдуллина: «Югалтулар күбәйде...»

0

Зөлфирә Шәйдуллина «Югалырмын төсле» дигән яңа җырын тәкъдим итте.

«Бу җырны җырлаган вакытта бөтен җаным белән елыйм. Без өлкәнәябезме, белмим… Югалтулар, чыннан да, күбәйде. Дөньясы да әллә кая тәгәри кебек. Юк-бар әйберләргә игътибар биреп, яннарыбызда булган якын кешеләребез турында онытмыйк әле.

Яратыйк. «Яратам сине» дип әйтергә ашыгыйк», – дип яза ул.

Җырның көен – Фирзәр Мортазин көе, сүзләрен Резеда Хәбибуллина иҗат иткән.

Язылучылары бу җырны башкарганда Зөлфирәнең тавышын Хәния Фәрхи тавышына да охшатып җибәргәннәр. «Хәния тавышы килә, валлаһи»;

«Мондый тавышны Аллаһы Тәгалә мең елга бер кешегә генә бүләк итә. Анысын да Зөлфирәгә биргән»;

«Каты бәрәсең инде, Зөлфирә. Син Фирзәрнең җырларын җырлаганда, бөтенесе дә елатырлык итеп килеп чыга. Мин сиңа бер язган идем инде, күбрәк Фирзәр абыең җырларын җырла, дип. Хәзер дә шул фикеремдә калам. Син хәзер дә супер җырчы. Әмма аның җырларын җырласаң, мәдәният йортларына, элекке кебек, өстәмә урындыклар белән дә киләчәкләр», – дип мактаганнар Зөлфирәне.