100 елдан соң Казан мәчетенең манарасы кайтарылды: «Реставрациягә мохтаҗ соңгы мәчет»
«Кем Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен мәчет төзесә, ул аңа җәннәттә шундый ук йорт бүләк итәр»
Яңа бистә мәчете («Ак мәчет») – республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты. Тарихи мәчетләр арасында Ак мәчет реставрацияләнмәгән соңгы мәчет иде. Бу хакта журналистларга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да әйтте.
Казанның җимерелмәгән тарихи мәчетләре арасында, бу – реставрациягә мохтаҗ булган соңгы мәчет. Соңгы штрихлар гына калды, – дип билгеләп үтте ул.
Мөфти мәчет төзүнең һәм төзелешендә катнашуның никадәр саваплы булуын да искә алды.
Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйтә: «Кем Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен мәчет төзесә, төзелешендә катнашса, Аллаһы Тәгалә аңа шундый ук сыйфатта җәннәттә йорт бүләк итәр», – диде.
Фото: © Салават Камалетдинов
Мәчетне реставрация-төзекләндерү эшләре хәйрия акчасына башкарыла
Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы Комитеты рәисе Иван Гущин бинаның озак вакыт дәвамында ташландык хәлдә булуын һәм реставрациягә зур суммадагы акча тотылуын ассызыклады. Шуны да әйтергә кирәк, барлык төзекләндерү эшләре бюджет акчасына түгел, ә хәйрия акчаларына башкарыла.
Бүгенге көндә республикада дини билгеләнештәге 500гә якын мәдәни мирас объекты бар. Һәр объект безнең өчен кадерле. Бу мәчетне реставрацияләү эше узган ел гына башланды. Шунысы куанычлы, әлеге проект бюджет акчасына түгел, ә бары тик хәйрия акчаларына гына тормышка ашырыла. Проект кыйммәт, реставрация арзан була алмый. Реставрация процессында безгә мөселман кануннарын, архитектура буенча таләпләрне үтәү генә түгел, ә мәхәллә кешеләре өчен уңайлы ишегалды, ашау өчен бүлмәләр, тәһарәтханә булдыру да мөһим иде, – дип, сөйләде Иван Гущин.
Мәчетнең планировкасы һәм тышкы рәвеше гасырлар дәвамында үзгәрмәгән. Иван Гущин билгеләвенчә, Совет чорында әлеге бинада кызлар өчен мәктәп булу сәбәпле, өстәмә бина төзелә. Әмма максат буларак реставрация генә түгел, ә мәчетнең бинасын беренчел рәвештә торгызу булгач, әлеге өстәмә бина сүтелә.
Фото: © Салават Камалетдинов
Хәзерге вакытта мәчет бинасының мәйданы – 542 квадрат метр, сыйдырышлылыгы – 250-400 кеше. Ул 2 катлы: икенче катта ир-атлар өчен 2 намаз залы, ә беренче катта аерым керү урыны булган хатын-кызлар залы урнашкан. Шулай ук ярдәмче бүлмәләре булган аерым тора торган бина да бар. Анда тәһарәтханә, ашханә, җылыту үзәге урнаштырылган.
«Ак мәчет» болгар, татар халык архитектурасын үз эченә алып, классицизм архитектурасы элементларын кулланып төзелгән, диелгән иде. Мәчетнең имам-хатыйбы Фәрид хәзрәт Сәлмән фикеренчә, татар халык архитектурасы нәкъ шул тәһарәтханәләрнең мәчеттә түгел, ә аерым бинада урнашуында чагылыш таба да инде.
Мин, имам буларак, мәчет эчендә юыну бүлмәләре булуын һәрвакытта да хупламыйм. Бу – гигиена мәсьәләсе. Мин мәчеттә тәһарәт алу бүлмәсенең, Рамазан аенда авыз ачу урынының һәм кирәк-яракларның мәчет территориясеннән читтә торуын таләп иттем, – дип аңлатты хәзрәт.
Фото: © Салават Камалетдинов
Мәчетнең имам-хатыйбы – элеккеге мөфти
Мәчетнең имам-хатыйбы итеп, Россиядә беренче тапкыр Коръән мәгънәләрен татарчага тәрҗемә итү авторы буларак танылган, Изге Коръән һәм Пакь Сөннәтне өйрәнү үзәге директоры Фәрид хәзрәт Сәлмән (Хәйдаров) билгеләнде.
Үз вакытында ул «Мәрҗани» (1995) һәм «Болгар» (1997) мәчетләре имамы, Татарстан һәм Ямал-Ненец автономияле округы мөфтие була. «Ак мәчет» имамы итеп, Фәрид хәзрәт Сәлмән 2019 елда куелды.
Әлбәттә, мәчеттә намаз уку әлеге мөмкин түгел, әмма, хәзрәт сүзләренчә, мәчетнең ачылышы сентябрь ахыры – октябрь башына планлаштырыла. «Хәзерге вакытта Мәүлид ае бара. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) нәкъ әлеге айда туган, шуңа күрә без мәчетне Мәүлид аенда ачырга ниятлибез», – диде ул.
Фото: © Салават Камалетдинов
Казанда булган 12 тарихи мәчетнең берсе – «Ак мәчет»
Хәзерге вакытта Казанда барлыгы 12 тарихи мәчет сакланган: «Мәрҗани», «Апанай», «Галиев», «Иске Таш мәчет», «Ак мәчет», «Зәңгәр мәчет», «Нурулла», «Солтан», «Борнай», «Әҗем», «Ал мәчет», «Рәҗәп».
«Ак мәчет» төрле исемнәре белән билгеле: аны «Зур Таш мәчет», «Урта Таш мәчет», «Яңа Бистә», «Унберенче җәмигъ мәчете», «Ак мәчет» дип тә атыйлар. Фәрид хәзрәт Сәлмән мәчетнең шулай ук «Ишкәй мулла мәчете» дип аталып йөрүе турында да әйтте.
Күренекле дин галиме һәм тарихчы Шиһабетдин Мәрҗани язганча, хәзерге мәчет урынында 1741 елда ук агач мәчет төзелгән булган. Ул мәчетнең исеме халыкның хәтерендә «Ишкәй мулла мәчете» дип истә калган, – диде ул.
Таш мәчетләр төзелә башлаганнан соң, аның урынында 1801-1805 елларда Урнашбаш авылы сәүдәгәре Рәкый бай акчасына таш мәчет салына һәм ул «Зур Таш мәчет» дип атала башлый. 1928 елны Совет хакимияте урнашканнан соң, мәчет ябыла һәм алга таба кыз балалар өчен мәктәп, соңрак мех фабрикасы цехы буларак кулланыла. 1930 елларда мәчетнең манарасы сүтелә, өстәмә бина төзелә.
Фото: © pastvu.com
1998 елда элеккеге мәчет бинасын мөселманнарга кайтару мәсьәләсе күтәрелә. 2004 елда бина дин тотучыларга кайтарыла, ә 2008-2012 елларда өлешчә ремонт-реставрация эшләре башкарыла. Алга таба берничә ел дәвамында объект консервацияләнгән хәлдә була. 2023 елда җимерелеп баручы мәчеттә реставрация-төзекләндерү эшләре башлана.
Исламда «мәчет» сүзе астында «күмәк намаз уку урыны» мәгънәсе ята. Һәм «мәчет» термины, бинаны аңлатудан бигрәк, «урын/территория» билгеләмәсенә туры килә. Ә «Ак мәчет» урынында урнашкан агач мәчет Казан гарнизонының инженер-поручигы Зверев һәм кондуктор Веригин тарафыннан 1751 елның 18 ноябрендәге «Яңа төзелгән Татар бистәсе белән мәчет планы»нда күрсәтелә һәм хәзерге мәчетенең урнашу урыны белән тулысынча туры килә. Шуңа күрә «Ак мәчет»не Казан шәһәре эчендә сакланган мәчетләрнең иң борынгысы дип тә атарга мөмкин.