ru24.pro
Новости по-русски
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Гүзәл Уразова бакчачы эзли

0

Иҗади гаилә – Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның ел әйләнәсендә гастрольләрдә йөреп һәм төрле чараларда катнашып, бакчаларын карарга вакытлары юк. Алар бу турыда социаль челтәрләрдә кызык видеолар белән уртаклаша. Кыярлары җыеп алганчы «кабачки» булырга өлгергән, бакча җиләген дә сентябрьдә генә җыялар.

Аптырагач, алар бакча караучы, уңыш җыючы вакансиясе ачкан. «Бакчаны карарга вакыт юк, берәр яхшы компания белмисезме?» – дип мөрәҗәгать иткән җырчы әллә чынлап, әллә шаярып.

«Эре кыяр яратучылар булса, килеп алып китегез», – дип язылучыларына да тәкъдим итәләр. «Әллә катырып куярга микән бу кыярны? Синең туңдырылган кыяр ашаганың бармы?» – дип иренә дәшә җырчы.

«Җиләк тә пешкән, матур булып утыралар», – дип видео төшерә Илдар. Ә Гүзәл җиләк җыя.