Ульяновскида «Наил бабай спортиклары хөкем ителгән (Наилнең үзен таба алмаганнар)
6 сентябрь көнне Ульяновскиның Тимер юл районы судында шәһәрдә зур яңгыраш тапкан җинаять эшенә бәйле мәхкәмә тәмамланды, дип яза 73online.ru сайты. Сүз «Наил бабай» дип йөртелгән кеше җитәкләгән төркем турында бара. Полиция «Наил бабай»ны тота алмаган, әмма аның «спортик» егетләре авыр җинаятьләрдә гаепләнеп, хөкем ителде. Бу җинаятьләр арасында наркотиклар белән бәйле эшләр дә, кешеләрне җәберләү, кыйнау, оешкан җинаять төркеме булдыру да бар.
«Спортик» дип наркотиклар сатучыларны алдаган кешеләрне җәзалау белән шөгыльләнүчеләрне атыйлар. Алар наркотик сатучылар күрсәтмәсе буенча үзләрен алдаган кешеләрне сагалап торып, аулак урыннарда кыйный.
«Наил бабай»ның исеме Ульяновскига таныш булган. Бу төркем, чөнки аның «спортиклары» наркотик сатучыларны алдаган кешеләрне кыйнаган, җәберләгән, мыскыл иткән һәм шуларны «сабак булсын өчен» интернетка куйган.
Наркотик сатучылар бер яшь егетне каты итеп кыйный – кабыргаларын сындыралар, умырткасына зыян салалар. Шушы видео интернетка куелгач, полиция бер «спортик»ның кем икәнен ачыклый – ул битлексез була. Шуның аша калган «спортик»ларның да эзләренә төшәләр, әмма «Наил бабай»ның кем икәнен ачыклый алмыйлар. Шулай ук «спортиклар канаты астындагы» наркотиклар сатучылар да кулга алына.
«Наил бабай» төркеме оешкан җинаятьчел төркем оештыруда һәм наркотиклар сатуда гаепләнә.
Судта «спортиклар» сәламәтлеккә зыян салу (Җинаять кодексының 112 маддәсе) гаепләрен таный ләкин 210 нчы статья буенча (җинаятьчеләр төркеме булдыру) гаепне кире кага. Адвокатлар, аларның оешкан җинаять төркеме түгел, ә бәлки аерым-аерым кечкенә төркемнәрдә эш итүләрен дәлилләргә тырыша. Ләкин мәхкәмә, прокурор Дмитрий Кузин фикерен яклап, барлык 12 гаепләнүчене дә җинаятьчеләр төркеме һәм башка җинаятьләр өчен хөкем итте. Төркемдә бер хатын-кыз да бар.
Наркотиклар сатуда гаепләнүчеләр - Елена Ф., Максим П., Артем Я., Михаил А. — 6 елдан 13 елга кадәр кырыс режимдагы колониягә хөкем ителә.
Хөкем ителгән спортиклар арасында Андрей исемле үсмер дә бар. Ул 8 елга хөкем ителгән, балигъ булганчы ул тәрбия колониясенә җибәрелә. Калган 4 егет 4 елдан 8 елга кадәр хөкем ителгән. Бу җинаять төркеменә кергән, әмма кыйнауда катнашуы ачыкланмаган 4 кеше 1 елдан 4 елга кадәр шартлы рәвештә хөкем ителгән. Алар арасында Айрат исемле татар малае да бар.
Әлегә яклаучылар суд карарын шикаять итәргә җыеналар.