Форсат (Рөстәм Зарипов)
Төн уртасы, мин ут йотам, бетә, дип, СССР. Радиоалгыч тыңлаштырам, анда шытыр-пытыр… Бер дулкынга тарыйм, кемдер саф татарча сөйли, җепкә тезеп, бәйнә-бәйнә нәрсәнедер «төйи»:
«Суверенитет! дип, тыштан кылтаерга ярый. «Азатлык!» һәм «Бәйсезлек!» дип тырпаерга ярый. Кыйбатлатып сату аша, сосар өчен күпне, авылдан кысу мәслихәт, арзан хакка, сөтне! Төбәгеңдә миллионнан ашса чучка саны, чишмә суына тәм өстәр каты борын каны... Химия сәнәгатеннән файда тап һәр чатта, азу ярачак, әлбәттә, рак чире як-якта… Һава бозып акча эшләү – тапкырлыкка үрнәк. Сулышны акча киңәйтә булган саен күбрәк...
Фиргавен кабере төсле кәефханә корсаң, туташлар, «мисс» булабыз, дип, калыр бикиничан... Шәһидләр каны түгелгән изге чирәмлектә рок-музыка, җан өчен, дин, сихәт кирәклектән... Сыра бәйрәмнәре кызык, эчеп күбенешле, сәрхуш кызлар, арт күрсәтеп рәткә тезелешле, мәчет дивары катында! Әйтелгәндә азан! Дөрләп янган чакта учак, кайнаганда Казан…
Катнаш никах та җиңде, дип, Җиңү паркын ямьләп, тётя сыны торып басса, булырсың толерант! Әдәбиятта-сәнгатьтә чүп-чар китсен хутка, будалалыкка юллар ач, батыйльлекне котла... Синең өчен иң кулае – милләт торсын бәйдә, катыга утырт син аны, йомшак итеп җәй дә...
Милләт аңын бутар өчен, тел җуйдыру аздыр, җырын чүп-чарга батырып, моңыннан да языр... Явыз Иван ныгытмасын төзекләндер, балкыт, безнең урамда бәйрәм, дип, канатлансын маңкорт... Зурла иҗатчы санында йөргән йөзе юкны, утта янмый, суда батмый. Өстә йөзгән… «чук»ны. Ул баш ияр, тез йөгенер кушсаң, җырлар, биер. Тән сакчыңның күзе төшсә, кемнеңдер ур(ы)нына, берәр туганына төбәп яисә углына, ул кемдер яшь әти булса, «Гаилә елы»нда, ку син аны, селкетмичә кашыңның кылын да. Телен озайтса кем, сиңа әйтмәсәм дә әйтим – Ирек ирегеннән язсын, хәкимлектән – Хәким... Күңелкәеңә килсә хуш әгәр шундый кереш, «килешәм» дип аваз сал да вазыйфаңа кереш!»
Җиде төн урталарында, байтак еллар элек, радиодулкын шундый «вәхи» китте җанга элеп. «Риза!» – дип кычкырды гүя кайсыдыр, шар ярып... Ычкынды кулымнан шул мәл гүя алтын балык... Аннан янә шытыр-пытыр, элемтә югалды. Әллә тапшыру ноктасы тәмугка юл алды. Спектакль идеме ул, усал шаяртумы: бүгенгәчә сагышланам, аңлый алмый шуны… Колак кактыммы үтүдән Форбс китабына, нәсел-нәсәпне ияртеп, кәс-кәс атлап кына...